Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Шәһәргә туристлар агымын ничек арттырырга?

    Май башында шәһәр пристанена быелгы навигация чорында Түбән Новгородтан туристлар белән беренче теплоход килеп туктады. Узган елны Чистай 38 меңнән артыграк туристны кабул иткән иде. Шәһәргә туристлар агымын ничек арттырырга? Бу турыда без чистайлылардан сорадык.

    Альберт Гыйниятов, эшмәкәр:
    - Туристлар саны артсын өчен, тагын да үскән инфраструктура һәм күңел ачу, ял итү объектлары булдырырга кирәк. Кирәк булганның берникадәре бездә бар инде - Борис Пастернакның мемориаль музее, аның һәйкәле, «Хәзинә», «Умиление» скверлары, Скарятинский бакчасы. Кечкенә сувенир кибетләре, җәмәгать туклануы нокталары ачарга кирәк, әлегә бу эш йомшак бара.
    Александр Корчагин, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе патруль төркеменең өлкән инспекторы:
    - Арттырырга була. Безнең шәһәр Кама өстендә тора, ә бит елга өстендә туристлар өчен актив ял итү, балык тоту урыннарын оештырырга була. Камада даими йөрим һәм без яшәгән урыннарның матурлыгына һәрвакыт сокланам. Әлмәттән, Лениногорскидан безгә күпме балыкчы килә, аларны кеше кулы тимәгән табигать үзенә җәлеп итә.
    Иван Наумов, лаеклы ялда:
    - Туристлар күбрәк булсын өчен үзенчәлекле якларны табарга кирәк. Мин мәктәпара остаханәдә эшләдем, агачтан Чистай белән бәйле әйберләр ясадым. Кешеләр хәзер дә әле мин үргән чабаталарны искә төшерәләр. Шундый үзенчәлекле якларны бик күп табарга була, игътибар белән эзләргә генә кирәк.
    Надежда Пономарева, лаеклы ялда:
    - Туристлар арасында Чистай җирле заводларда һәм фабрикаларда җитештерелгән продукция: сәгать, аракы, балык, шоколад кәнфитләр белән дан тотты. Шәһәр кунаклары «Метеорит» кәнфитләрен һәрвакыт сатып ала иделәр. Хәзер исә югары сыйфатлы шундый продукцияне чыгармыйлар. Ә бит моңа охшаш брендны уйлап табарга кирәк. Мәсәлән, Татарстан брендына әверелгән чәк-чәкне генә алыйк.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: