Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәргә эшче кадрлар кирәк

17 октябрьдә һөнәри ориентлашу буенча совет булды. Анда яшь белгечләргә, шул исәптән, башлангыч һөнәри белеме булган эшче кадрларга ихтыяҗ проблемасын тикшерделәр.

Советны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды. Бирегә җыелганнар арасында шәһәрнең эре предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәп вәкилләре, урта махсус һәм югары уку йортлары директорлары бар иде.
Көн тәртибенә берничә мөһим мәсьәлә куелды. Предприятиеләрнең белем бирү учреждениеләре белән үзара эшләве турында «Бетар» фирмасының техник үсеш буенча директор урынбасары Антон Зайцев хәбәр итте.
Ул предприятиенең студентлар һәм мәктәп укучылары белән өзлексез эш алып баруын, экскурсияләр үткәрүләрен, яңа җиһазлар белән таныштыруларын һәм җитештерү үзенчәлекләре турында билгеләп үтте.
- Кызганычка каршы, бүгенге көндә һөнәри ориентлашу эше җитәрлек оештырылмаган, шуңа күрә без күрергә теләгән кире элемтә юк. Безне кадрлар белән тәэмин ителеш кенә түгел, ә яшьләр алып килгән яңа идеяләр кызыксындыра, - дип билгеләп үтте Антон Владимирович. - Шәһәрдә квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ кичергән предприятиеләр җитәрлек.
Чистай үзәк район дәваха­нә­сенең баш табибы Рәис Мостафин да кадрлар җитмәүдән зарланды.
- Кызганычка каршы, югары уку йортын тәмамлаган яшьләр шәһәргә кире кайтмыйлар. Бүгенге көндә медицина персоналының 40 процентын пенсионерлар тәшкил итә, аларны алыштырырга кеше юк, - дип билгеләп үтте Рәис Роберт улы.
Үз чиратында Дмитрий Алексеевич уку йортын тәмамлаганнарның бары 10 проценты гына үз белгечлеге буенча эшкә урнаша дип өстәде.
- Бу ихтыяҗ булган һөнәрләр турында белмәүләреннән шулай килеп чыга. Чыгарылыш укучылары хезмәт базарында нинди һөнәрләрнең соралуын төгәл белергә тиешләр. Предприятиеләр белән үзара эшләү - дөрес сайлау нигезе. Безгә белемле, яңадан әзерлек таләп итмәүче, югары квалификацияле белгечләр кирәк, - дип билгеләп үтте башлык.
Кадрларны әзерләү проблемалары турында Чистай авыл хуҗалыгы техникумы директоры Әнәс Нуруллин хәбәр итте. Ул барлык студентларның да производство практикасын үтүләрен билгеләп үтте, әмма иске җиһаз проблема булып тора, ул үзләштерә торган һөнәр турында тулы картина тудыра алмый. Шуңа күрә, эшкә урнашкач, яшь белгечләргә яңа җиһаз белән танышырга, яңа белемнәр үзләштерергә туры килә.
Укучыларның нәтиҗәле һө­нә­ри ориентлашу шартлары буларак социаль партнерлык турында 1нче мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Шестакова сөйләде.
Аның сүзләренә караганда, төп проблема шунда - мәктәп укучылары үзләрен теге яки бу һөнәрдә сыный алмыйлар. Моннан тыш, Татьяна Николаевна мәктәптә үткәрелә торган укучыларның һөнәри ориентлашуы буенча тәҗрибә уртаклашты.
Кызыклы доклад белән КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы директоры Анна Свирина чыкты. Ул Чистайда белем сыйфаты, шәһәрлеләр арасында үткәрелгән сораштыру турында сөйләде.
- Без чистайлылар арасында сораштыру үткәрдек, анда шәһәр, аның уңай һәм тискәре яклары, белем дәрәҗәсе турында алар­ның фикерләрен сораштык. Аның нәтиҗәләре буенча ачыкланганча, сораштырылганнарның 45 проценты шәһәр үсәчәк дип җавап биргән, шул ук вакытта калганнары исә яшьләргә китәргә кирәк дип саныйлар. Алар шулай ук шәһәрдә хезмәт хакларының түбән булуын, биредә ял итү өчен урыннарның булмавын, башка шәһәрләрдә мөмкинлекләрнең күбрәк булуын билгеләп үткәннәр. Монда безнең эшләп җиткермәвебез күренә дә инде, - дип билгеләп үтте Анна Андреевна.
Совет азагында шәһәр һәм район предприятиеләренең белем бирү учреждениеләре белән төгәл һәм системалы эше турында карар кабул ителде. Шәһәрнең хезмәт базарында лаеклы көндәшлек тудыручы, шәһәр, республика һәм илебез предприятиеләрендә квалификацияле белгечләрнең чыгаруы мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай