Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәребездә академик Лихачев урамы барлыкка киләчәк

Чистай шәһәр Советының чираттан тыш егерме икенче утырышы 4 июньдә булды. Аны "Чистай шәһәре" МБ башлыгы, Совет рәисе Илдус Әхмәтҗанов уздырды.

Депутатлар көн тәртибенә куелган өч төп мәсьәләне һәм башка әһәмиятле темаларны тикшерделәр. Аерым алганда, "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов шәһәрнең төньяк-көнбатыш районында яңа төзелә торган урамнарга исем бирү хакында хәбәр итте. Җирле туган якны өйрәнүче Георгий Лыков депутатларга әлеге урамнарга исемнәре бирелә торган археолог Тамара Хлебникова, академик Николай Лихачев, галим-мәгърифәтче Риза Фәхретдин турында тулырак мәгълүмат тәкъдим итте. Моннан тыш, Мастеровойлар урамы да булачак, бу карарны бердәм кабул иттеләр.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкче Рәмис Минголов Чистайны төзекләндерү кагыйдәләрен раслау турындагы мәгълүмат белән чыкты, ә шәһәрне төзекләндерү өлкәсендә эшче төркем оештыру турында Михаил Ксенофонтов сөйләде.
Депутатлар кабат көнүзәк тема - шәһәрдәге юлларның һәм тротуарларның торышын тикшерделәр. Башлык хәбәр иткәнчә, аларны ремонтлау өчен республика бюджетыннан өстәмә рәвештә акча бүлеп биреләчәк.
Фикер алышуларда депутатлар Александр Прокофьев, Ринат Хәлиуллин, Валерий Зверев, Вера Князова катнаштылар. Барлык каралган сораулар буенча да тәкъдимнәрне һәм өстәмәләрне исәпкә алып, тиешле карарлар кабул ителде.

Безнең белешмә:
Лихачев Николай Петрович (1862-1936 еллар) Казан губернасы Чистай шәһәрендә 1862 елның 12/24 апрелендә туа. Тарихчы һәм сәнгать эшлеклесе, СССР фәннәр академиясенең гамәли әгъзасы (1925 ел). 1888-94 елларда Казан, 1895-1902 елларда Санкт-Петербург университетларында укыткан. 1902-14 елларда императорның ачык китапханәсе директоры ярдәмчесе һәм халык мәгарифе министрлыгы советы әгъзасы. 1919-29 елларда дәүләт тарих академиясенең матди мәдәният бүлеге мөдире булып эшли.
Н.П.Лихачев дипломатика, нумизматика, генеалогия, палеография (борынгы язма) буенча 160тан артыграк фәнни эш башкарган. 1902 елда палеография музее оештыруга керешкән, аны 1925 елда фәннәр академиясенә тапшырган. 1930 елда бер сәбәпсез репрессияләнгән, 1967 елда тулысынча реабилитацияләнгән һәм академик исеме кайтарылган 1990 елда академиянең гомуми җыелышы тарафыннан аның составында торгызылган.
Хлебникова Тамара Александровна (1928-2001 еллар) - археолог, тарихи фәннәр кандидаты. 1957-1986 елларда СССР фәннәр академиясенең тел, әдәбият һәм тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре. 1995-2001 елларда Кремльдәге археологик экспедициянең фәнни консультанты. ТРның дәүләт премиясе лауреаты (1994 ел) ТАЭ отряды җитәкчесе сыйфатында 1970-1972 елларда Жукотин (Җүкәтау) болгар шәһәрчегендә беренче тапкыр фәнни казынулар уздыра. Әлеге казыну эшләре Болгар шәһәренең матди культурасы турында күзаллау мөмкинлеге бирә. Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәсендә "Җүкәтау" керамикасы ачыклана. Киләчәктә бу урта гасырлар чорында Кама-Урал төбәгендә яшәгән төрек телле һәм фин-угор халыклары арасындагы этник-мәдәни һәм сәүдә-икътисадый элемтәләрне билгеләү мөмкинлеге бирә. Әлеге тема буенча Т. А. Хлебникова барлыгы тугыз фәнни эш бастырган.
1960-1962 елларда Чистай районына ТАЭ тикшеренү отряды җитәкчесе сыйфатында Урта Талкыш авылы, Змиево шәһәрчеге, 1 һәм 2 Борнаш авыллары, Рус Сарсазы шәһәрчеге, 1976 елда Утяково шәһәрчеге, 1 һәм 4 Байтирәк авыллары, Кубасс һәм Березовка авылларында мәдәни катлауларын ачыклый һәм өйрәнә.
Риза Фәхретдин (1859-1936), галим-мәгърифәтче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе. 1922 елдан Россия мөселманнарының үзәк дини җыелышы мөфтие. 1868-1869 елларда Чистайда "Камалия" мәдрәсәсендә укыган.
"Танылган ир-атлар", "Танылган хатын-кызлар" китаплары, дүрт томлы биографик "Асар", "Салера" "Асьма" романнары авторы. Р.У.Әмирханов исәпләүләре буенча галим 65 китап чыгарган. 1925 елда ул СССР фәннәр академиясенең 200 еллыгына чакырылган. Оренбургтагы мөселман дини җыелыш архивларын, кулъязмаларын саклауда Р. Фәхретдин зур роль уйнаган.
Мастеровойлар урамы - Кама болгарлары кәсепчеләр, ювелир эшләре осталары, менә дигән тимерчеләр һәм төзүчеләр булганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев