Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәребез матур һәм уңайлы булырга тиеш

"Шәһәр матур һәм уңайлы" дигән темага багышланган җәмәгать советы утырышы "түгәрәк өстәл" формасында узды. Аның эшендә муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов катнашты.

Чираттагы утырыш алдыннан зур эш башкарылды, җәмәгать советы әгъзаларыннан бер төркем шәһәр микрорайоннары буйлап рейдлар уздырды, урамнарның санитар торышын, барлык милек формасы белән эшләүче предприятиеләргә һәм оешмаларга караган территорияләрне төзекләндерү дәрәҗәсен ачыклады. Халыкның тормышын тәэмин итүгә кагылышлы сораулар буенча анкета үткәрелде, анда 370 кеше катнашты. Башкарган эшкә анализ белән Роза Харитонова чыгыш ясады. Аерым алганда, кайбер сәүдә предприятиеләренең беркетелгән территориядән карны чистартмаулары, бозларны чапмаулары, түбәләрне кардан чистарт­маулары турында әйтеп үтте. Язгы чорда тротуарларны боздан чистартмыйлар, бу бигрәк тә сәгать заводы микрорайонына хас күренеш. Җәяүлеләр юлның машиналар йөри торган өлешенә чыгарга мәҗбүр.
Анкеталарга анализдан күренгәнчә, чистайлыларны юлларның, автобус тукталышларының, контейнер мәйданчыкларының торышы, урамнарны төзекләндерү, җәяүлеләр аркылы чыга торган урыннарда юл билгеләре булмау, шәһәрдә автомобильләрнең тизлек хәрәкәте режимын арттырулары турындагы сораулар борчый. Сораштырылучыларның күбесе автобус маршрутлары хәрәкәте вакытын озайтырга кирәк, биналардан һәм коймалардан төрле афишаларны һәм белдерүләрне алырга, бу максат өчен махсус тумбалар урнаштырырга кирәк дип саныйлар. Рейдта катнашучылар видеосюжетлар да әзерләгәннәр. Әйе, кимчеклекләр җитәрлек, алар өстендә безгә, чистайлыларга, эшләргә кирәк.
Чын күңелдән шәһәр өчен борчылучы, төзекләндерү, яшәүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләре белән шөгыльләнүче җитәкчеләр горурлык хисе уята. Алар арасында исәп-хисап касса үзәге начальнигы Наҗия Заһретдинова, Боз сарае директоры Резидә Ситдыйкова, коррекцион мәктәп директоры Илһамия Сабирҗанова, "Әнәс" мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр Азизов бар.
"Түгәрәк өстәл" артында аралашу нәтиҗәле булды. Тәкъдимнәр дә, теләкләр дә белдерелде. Шул исәптән территорияне иң яхшы бизәүгә, иң яхшы йорт, подъезд дигән конкурслар уздыру турында да әйтелде, шәхси секторда яшәүче халык белән төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү буенча эш турындагы мәсьәләләр дә күтәрелде.
Туган шәһәребезне төзекләндерүгә керткән өлешләре өчен җитәкчеләргә муниципаль район Советының Рәхмәт хатларын тапшыру күңелле мизгел булды. Моны муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов башкарды. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар проекты турында җәмәгать советы рәисе Светлана Проничева сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев