Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә яшәүче җәяүлеләр юлына баскычлар куюны сорый

«Чистай хәбәрләре» редакциясенә Кызыл Татарстан урамында яшәүче берәү шалтыратты. Ул үзләренең җәяү йөри торган юлларының бик начар хәлдә булуыннан зарланды.

– Без, әлеге урамның 3,5,7нче йортларында яшәүчеләр, Урицкий урамыннан безнең урамга чыгучы сукмактан йөрибез. Бу маршрут безнең өйләргә якынрак. Урамның икенче башыннан әйләнеп йөрүләре бик озак. Әлеге юлда күтәрелгән җир бар, анда баскычлар кебегрәк итеп ташлар куелган. Аннан йөрүләре бик җайсыз, яңгырлы вакытта юл тайгакка әверелә.Тиешле хезмәтләрнең бу проблемага игътибар итүләрен һәм биредә кечкенә генә баскыч ясап куюларын сорыйсыбыз килә, – дип үтенечен белдерде шалтыратучы ханым.

– Быел Кызыл Татарстан урамында вак таш җәю эшләре башкарылды. Ә әлеге участок шул килеш калды. Эш шунда ки, анда бернинди аерым юл юк, ә җәяүлеләр үзләре эз салган сукмак кына. Җитмәсә юл чокыр аша үтә. Билгеле, без әлеге урам башында яшәүчеләрнең күбесе олы яшьтә булуларын һәм аларга биредән йөрергә җайлырак икәнен һәм әлеге участокта төзекләндерү буенча эшләр үткәрелергә тиешлеген яхшы аңлыйбыз. Әлеге мәсьәләне контрольгә алдык,– дип аңлатма бирделәр безгә шәһәр башкарма комитетында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев