Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә яңа технология буенча бордюрлар төзиләр

Шәһәр урамнарында юл төзүчеләр меңнән артыграк метр бетон бордюр салдылар.

Иртән-иртүк юл эше осталары Чистайда юллар төзү белән шөгыльләнәләр. Әлеге хезмәткәрләрнең һәр көне минутлап диярлек язылган. Сыйфат һәм ышанычлылык - башкарылган эшләренең төп критерияләре.
Күптән түгел генә күпчелек шәһәрлеләр үзәк урамнарның юлларыннан зарландылар. Машина хуҗалары көн саен диярлек кирәкле урыннарга сикәлтәле юллардан барырга мәҗбүр иделәр. Хәзер хәл тамырдан үзгәрде: Лев Толстой, Вахитов, Тукай, Часовая һәм Зеленая урамнарында чистайлыларны яңа асфальт сөендерә.
Юл салу - эшнең яртысы гына әле. Аны төзүнең соңгы этабы булып бордюр урнаштыру тора.
Берничә ел элек «Алексеевск-дорстрой» автопаркында бордюр салучы җайланма барлыкка килде. Әлеге зур, куәтле техниканың тышкы кыяфәте дә куркуга сала.
Бордюр салуның яңа технологиясе туфракны махсус әзерләүне таләп итми. Чокыр казырга кирәк түгел. Бордюр махсус техника ярдәмендә тиешле биеклектә һәм киңлектә салына.
- Һәр өч метр саен, бордюр формасын үзгәртмәсен өчен, аны кисеп куябыз, - ди «Алексеевск-дорстрой» мастеры Айнур Баһаветдинов. - Без аның өстен махсус әйбер­ләр белән эшкәртәбез, алар бетонга дым сакларга ярдәм итәләр, бу кату процессын тизләтә. Килеп чыккан цемент-бетонлы профиль тәүлек дәвамында ката. Җиде көн дәвамында монолитлы бетон блок 70 процентка кадәр проект ныклыгы ала. Бер айдан соң ул тулысынча ныгый.
Юл төзү җиңел эш түгел. Үзегез уйлап карагыз, юл төзүчеләргә яңгырда да, эсседә дә эшләргә туры килә. Эшчеләрне күзәткәндә яңа юлның һәр метрына күпме вакыт һәм көч куюларын күрәсең. Эшнең авыр булуына карамастан, юл төзүчеләренең күбесе бу белгечлекне күңел кушуы буенча үзләштергән. Айнур Баһаветдинов белән дә шулай килеп чыккан.
- Төзелеш мине бала чактан ук җәлеп итте, - дип билгеләп үтә мас­тер. - Мәктәпне тәмамлаган­нан соң машина юлларын төзүче белгечлеген сайладым. Уку вакытында практика үттем, ул минем өчен менә дигән тәҗрибә булды. Бу һөнәр буенча ике ел эшлим инде. Ярдәмчедән башлаган идем, хәзер инде мастер булдым.
Юл төзүчеләрнең эше төгәл билгеләнгән, барлык параметр­лар сыйфат стандартларына туры киләләр. Бер көн эчендә алар мең метрга кадәр монолитлы бордюр ташы сала алалар. Һәр 100 метр эшкә бер сәгатькә якын вакыт үтә.
- Без зур күләмдә эшләр башкарабыз, - ди мастер. - Елдан-ел юлларның сыйфатына һәм юл кырыйларына күбрәк таләпләр куела. Эшебезнең нәтиҗәсе яшәүчеләрнең рәхмәт сүзләрендә чагыла. Алар безгә һәрвакыт шат, чөнки күбесе үз урамнарында яхшы юлларны дистә еллар буе көтәләр.
Быел Алексеевск эшчеләре меңнән артыграк метр бордюр салачаклар. Эре урамнарда - монолитлы бетон блок, калганнарында - җыелма блок салыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай бордюр