Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә яңа светофорлар эшли башлады

Яңалык кешеләрдә буталчык тудырды.

Карл Маркс һәм Урицкий урамнары чатында автомобильләр һәм җәяүлеләр хәрәкәтен төрле җайланмалар көйли.

Күптән түгел Карл Маркс һәм Урицкий урамнары чатында яңа светофорлар барлыкка килде. Автомобильләр һәм җәяүлеләр хәрәкәтен җайга салу өчен аерым җайланмалар урнаштырылды. Шуңа бәйле рәвештә яңа юл билгеләре дә барлыкка килде.

Башта бу үзгәрешләр халыкта кайбер авырлыклар тудырды. Кешеләр бу мәсьәлә уңаеннан безнең редакциягә дә мөрәҗәгать иттеләр, социаль челтәрләрдә дә яздылар, «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасында гариза калдыручылар да булды.

Бульварның бер аллеясыннан икенчесенә күчүче җәяүлеләр хәрәкәтен көйләүче светофорлар аеруча авырлык тудырды. Элек монда светофорлар юк иде һәм җәяүлеләр кичүеннән хәрәкәт итүче кешеләр өстенлеккә ия иде.

Хәлгә ачыклык кертү өчен, без ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспекторы Айрат Хамматшин белән бергә шушы урынга бардык.

– Элек бер аллеядан икенчесенә күчкәндә җәяү леләрнең хәрәкәт итүдә өстенлеге бар иде, чөнки җәяүлеләр кичүе җайга салынмаган иде. Хәзер монда светофор куелды һәм җәяүлеләр аңа ориентлашырга тиешләр, – дип аңлатты Айрат Илсур улы.

Яңа светофор белән бергә яңа «Җәяүлеләр кичүе» билгеләре дә куелды. Әмма юл билгеләре юл хәрәкәтендә катнашучыларга хәбәр итеп кенә калмыйча, светофорны да каплыйлар.

– Яңа светофорлар буталчык тудырды. Элек безгә, җәяүлеләргә, җәяүлеләр кичүендә машиналар юл бирә иде. Хәзер җәяүлеләр өчен светофор барлыкка килде һәм без аңа ориентлашырга тиеш. Әмма, ни кызганыч, «Җәяүлеләр кичүе» билгесе аркасында машина йөртүчеләр светофорны күрмиләр һәм кешеләрне үткәрү өчен зебра алдында туктап калалар. Ә җәяүлеләр светофорның яшел уты кабынуын көтеп басып торалар һәм машина йөртүчеләрдә канәгатьсезлек тудыралар, – ди шәһәрле.

Шәһәрдә яшәүче бер ханым Карл Маркс һәм Урицкий урамнары киселешендәге башка участокта җәяүлеләр өчен светофорның начар күренүенә «Халык контроле» системасына зарланды.

«Бер урында өч җәяүле кичүе билгесе тора, аларның берсе светофорны каплый һәм юл аша чыкканда балаларга ориентлашу мөмкинлеге бирми, бу проблеманы хәл итүегезне һәм җәяүлеләр өчен светофорны ачуыгызны үтенәм», – дип яза Елена В.

Юл билгеләренең һәм светофорларның күп булуы машина йөртүчеләрдә дә аптыраш тудыра.

– Яңа светофорлар куелу, әлбәттә, яхшы, әмма аларга күнегергә кирәк. Хәзер әлеге юл чатында алар артык күп һәм юл билгеләре бер-бер артлы басып тора. Бер урында «Җәяүлеләр кичүе» дигән берничә билге куелган, икешәр светофор тора. Ориентлашырга бик авыр, – ди автомобиль йөртү стажы 15 ел булган Михаил.

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы барышында хәбәр итүләренчә, тиздән артык булган барлык билгеләр алыначак, иске светофорларны алып куячаклар һәм яңалары гына калачак.

– Эш алып барыла, объект әле тапшырылмаган. Яңа светофорлар элек булганнары кебек үк көйләнәчәк: «кызыл» һәм «яшел» ут арасындагы вакыт сакланачак. Бульвар буйлап баручы җәяүлеләрнең хәрәкәте хәзер светофор белән көйләнә. Тиздән иске светофорлар сүтеп алыначак, – дип билгеләп үттеләр юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе әгъзалары.

P.S. Материал әзерләнгән арада, К. Маркс һәм Урицкий урамнары киселешендә берничә артык юл билгесе сүтеп алынды, бары яңа билгеләр генә калды.

 

Статистика

Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча, 59 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда 12 кеше һәлак булган һәм 91 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 5 юл-транспорт вакыйгасының сәбәбе – җәяүлеләр кичүендә җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәү, аларда 5 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Шушы чорда җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу 7 юл-транспорт һәлакәтенә китергән, аларда 4 кеше һәлак булган, 3 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев