Шәһәрдә һәм районда спорт тарихы турында экспозиция ачылды
Шәһәр көненә багышлап, «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе бинасында «Чистай шәһәре һәм районының спорт тарихы» дип исемләнгән экспозиция ачылды. Аны булдыру идеясе белән «Бетар» компанияләр төркеме президенты Владимир Зайцев янып яши.
Спорт ветераннары советы рәисе Александр Оленин, спорт ветераны, туган якны өйрәнүче Георгий Лыков ярдәме белән шәһәр һәм районның тарихи спорт үткәне турында материаллар туплана. Бу мәгълүмат экспозиция нигезенә салына.
Стендлар ярдәмендә һәркем шәһәр һәм районыбызның төрле дәрәҗәдәге ярышларында югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылары турында белә, аларның уңышлары һәм казанышлары белән таныша ала. Экспозициядә Олимпия уеннарында катнашучылар, атказанган спорт мастерлары, тренерлар, физик культура хезмәткәрләре, аларның уңышлары һәм казанышлары турында материаллар тәкъдим ителгән. Биредә шәһәрдә һәм районда спортны үстерүгә үз өлешләрен кертүче, спортчыларга рухи һәм матди ярдәм күрсәтүче иганәчеләр турында да белергә мөмкин.
– Теләгән һәр кеше безнең мәктәпкә килә һәм экспозицияне карый, Чистайның спорт үткәне турында күбрәк белә ала, – диде «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе директоры Рөстәм Хамматов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев