Газета редакциясенә быел шәһәрдә һәм районда нинди урамнар төзекләндереләчәген хәбәр итү үтенече белән чистайлылар мөрәҗәгать итә.
- Шәһәр буенча башкарырга туры киләчәк эшләрнең күләме шактый, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин, - әмма төзекләндерү буенча планнар үзгәрергә дә мөмкин.
Урамнарда яңа асфальт барлыкка киләчәк. Юлларга асфальт җәеләчәк урамнар исемлегенә Вотяков урамы (О.Кошевой урамыннан Мебельная урамына кадәр); Мебельная урамы (Вотяков урамыннан Мир урамына кадәр); О. Кошевой урамы («Чистон» предприятиесеннән Вотяков урамына кадәр); Л. Толстой урамы (К Маркс урамыннан Вахитов урамына кадәр) кертелгән.
Төзекләндерү Вахитов урамына да кагылачак (Л. Толстой урамыннан Җиңүнең 40 еллыгы урамына кадәр) - 1,5 километр яңа асфальт; Лобачевский урамыннан (К. Маркс урамындагы 1нче йорттан) - 1,2 километр. Г. Тукай урамында 1,7 километр озынлыкта асфальт барлыкка киләчәк.
Шулай ук Часовая, Дзержинский (Часовая урамыннан Энгельс урамына кадәр), Пушкин урамы тыкрыгы, Малая, Привалов, Бебель (Вахитов урамыннан Г. Тукай урамына кадәр), Первомайская урамы (Җиңү урамыннан Мичурин урамына кадәр), Зеленая урамы (Часовая урамыннан Энгельс урамына кадәр) төзекләндереләчәк.
Шәһәр урамнарына шулай ук вак таш җәеләчәк.
Эшләр Набережная, Лермонтов, М. Җәлил, Һ. Такташ, Чкалов (1 квартал), Пролетарская, Радищев, Первомайская (1 квартал), С. Разин, Минин, Поселковая, Хәмзин (Чернышевский урамыннан Курченко урамына кадәр), Луговая, Дуслык, Чайковский урамнарында башкарылачак.
Вак таш район авылларына да салыначак, нигездә, мәктәп автобуслары маршрутларын төзекләндерү программасы буенча. Чирүле Шонталысы, Фиков-Колок, Булдырь, Нарат-Елга авылларында борылыш мәйданчыклары төзекләндереләчәк.
Михайловка (Балакин урамы), Урта Талкыш (Широкая урамы), Иске Роман (Садовая урамы), Кече Талкыш (Центральная урамы), Татар Талкышы авылларында (Центральная, Советская, Молодежная, Комсомольская урамнары) урам участоклары яңартылачак.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев