Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Шәһәрдә һәм районда 16 күп фатирлы йорт ремонтланган

    Чистай муниципаль районында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы төгәлләнде.

    Шушы максатлар өчен төрле чыганаклардан (фатир хуҗалары, республика һәм муниципалитет бюджеты, шулай ук ТКХ реформалаштыру фондыннан акчалар тотылды) узган елдагыча 100 миллион сумга якын бүлеп бирелде.
    - Быел районда 6, шәһәрдә 10 йорт ремонтланды, - дип хәбәр итте инфраструктур үсеш буенча шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рәхимов. - Райондагы күп фатирлы йортларга зур игътибар бирелде, чөнки программа эшләгән ун ел эчендә күпчелек йортлар Чистайда яңартылды, ә райондагы йортларга ремонт ясалмады диярлек.
    Июньдә ике төп подрядчы "Грейт-Строй" фирмасы һәм "Новый город" төзү компаниясе комиссиягә беренче алты йортны тапшырдылар. Башка йортларда ремонт эшләре августта төгәлләнде.
    Капремонт барышы турында без "Грейт-Строй" фирмасы директоры Илшат Шәрифуллин­нан кызыксындык.
    - Узган тендердан соң "Новый город" төзелеш компаниясе белән бергә безнең оешма йортларга капиталь ремонт уздырырга тәкъдим ителгән подряд оешмалары санына керде. Узган ел муниципаль районда йортларны яңарту белән ике фирма гына шөгыльләнгән булса да, программаны тормышка ашыру югары дәрәҗәдә узды. Без Кама аръягында гына түгел, ә Татарстанда да беренчеләрдән булып капиталь ремонтны төгәлләдек. Шуның өстенә, дәгъваларсыз. Моны узган ел әлеге сорауга багышланган махсус утырыш уздыручы муниципаль районның җәмәгать советы әгъзалары да таныдылар.
    Февральдә "Грейт-Строй" фирмасы белгечләре Мебель фабрикасы микрорайонында Лесозаводская урамындагы 23нче йортны яңарта башладылар.
    - Гомумән, төзүчеләр йортны яңарту буенча эшне яхшы башладылар, - дип саный йортта яшәүче, җәмәгать советы әгъзасы Вячеслав Колесников. - Алар йортта яшәүчеләрнең искәрмәләрен игътибарга алдылар, безне тыңладылар, булдыра алганча теләкләребезне үтәргә тырыштылар. Шундый белгечләр белән эшләве рәхәт.
    - Төзүчеләр бригадасы фасадны ремонтлады, йортны сайдинг белән тышлады, - дип хәбәр итте бригадир Леонид Качуровский. - суүткәргеч һәм канализация торбаларын, электр үткәргечләрен алыштыру буенча зур күләмле эш башкарылды. Йортта яшәүчеләр арасында ризасызлар юк.
    Каргалы авылында бер юлы дүрт күп фатирлы йортта капиталь ремонт алып барылды.
    - Полевая урамы буенча дүрт йорт тулысынча яңартылды, - дип сөйли Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин. - Безнең авылда күп фатирлы йортларның барысы да диярлек кош фабрикасы, нефть һәм газ тармагы хезмәткәрләре өчен төзелгән. Аннан соң предприятиеләр торак фондын тәэмин итүдән туктаган һәм йортлар искерә башлаган. Капремонт программасы ярдәм итте. Аның ярдәме белән соңгы ел эчендә берничә йорт яңартылды.
    Текә Тау поселогында да программа тормышка ашырыла.
    - Берничә ел элек поселокны шәһәргә керттеләр, - дип хәбәр итте 1нче ТСҖ җитәкчесе Валерий Ваганов. - Элек йортларга элеватор хезмәт күрсәтә иде, ә хәзер алар шәһәр балансында. Кешеләр җирле властька мөрәҗәгать итә башлады һәм аларны ишеттеләр. Берничә ел эчендә поселокта берничә йорт яңартылды, ә быел Җүкә Тау һәм Космонавтлар урамнарында йортларга ремонт ясалды.
    - Узган елдагыча йортларны яңарту эшләрен каты контрольдә торды, - дип хәбәр итте Чистай зона торак инспекциясе начальнигы Николай Зубков. - Гадәттәгечә, төп игътибар ремонт уздырыла торган йортларда иминлек техникасы кагыйдәләрен үтәүгә юнәлдерелде. Төзелеш объектларында эш бары тик саклау каскаларында башкарылырга тиеш.
    - Хәзер идарәче компанияләр киләсе елда капиталь ремонт планлаштырылган йортта яшәүчеләр белән җыелышлар уздыруларын төгәллиләр, - дип сөйләде Чистайның идарәче компанияләр консультанты Юрий Сысуев. - Алган мәгълүматлар буенча, киләсе елда исемлеккә шәһәрдә һәм районда 16 йорт керәчәк (җыелышлар 11ендә уздырылган).

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: