Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Шәһәрдә һәм район авылларында уңайлылык тудыру – безнең уртак эшебез!

    1 апрельдә Чистайда санитар-экологик икеайлык старт алды. Әлеге экологик кампаниянең төп бурычы – муниципалитет территориясен тәртипкә китерү.

    Икеайлык алдыннан Чистай районы башлыгы предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр җитәкчеләре белән очрашты. Дмитрий Иванов күләмле «генераль җыештыру»да актив катнашырга чакырды. Җитәкчеләр алдына апрель-май дәвамында бина фасадларын тәртипкә китерергә, үз предприятиеләре, оешмалары, кибетләре янында беркетелгән территорияләрдә чисталык урнаштыру бурычын куйды.
    Киңәшмәдә яңгыраганча, шә­һәрдә төрле формадагы барлыгы 141 оешма эшли. Үз предприятиеләре һәм оешмалары территорияләрендә генә түгел, ә аларга беркетелгән шәһәр участок­ларында да тәртип урнаштырырга туры киләчәк. Әлеге схема буенча Чистай муниципаль районында санитар-экологик икеайлык инде берничә ел үтә.
    – Икеайлыкны дүрт этапта үткәрү планлаштырыла. Хәзер кар бәрү һәм чүп җыю башлана. Шуннан соң предприятиеләр һәм оешмалар артында беркетелгән территорияләрне җыештыру үтәчәк. Аннан төзекләндерү эшләре: бордюрлар буяу, фасад­ларны ремонтлау, чәчәклекләр ясау, агачлар һәм куаклар утырту башлана, – дип билгеләп үтте шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Заиконников.
    Административ-техник комис­сия дә икеайлык чорында көчәйтелгән эш режимына күчә, ул муниципаль район территориясен даими рәвештә тикшереп торачак. Кирәк булса, тиешле чаралар да күреләчәк.
    Шәһәрдә һәм авылларда уңайлылык тудыруны Дмитрий Иванов барлык яшәүчеләрнең уртак эше дип атады.
    – Төзекләндерү буенча эш шул чакта гына яхшы нәтиҗә бирәчәк, әгәр ул халык тарафыннан хуп­ланса, барлык яшәүчеләр үз ишегалларында, предприятиеләр һәм учреждениеләр үз террито­рияләрендә төзекләндерү­гә кулларыннан килгәнчә өлеш кертсәләр. Барыгызны да икеайлыкта актив катнашырга чакырам. Кече Ватанга хөрмәтегезне эштә күрсәтергә тәкъдим итәм. Безнең уртак йортыбызны матуррак һәм уңайлырак итү өчен бөтен көчебезне куйыйк! – диде Дмитрий Алексеевич.
     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: