Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәрдә күпфатирлы йортларны яңарту башланды

12 күпфатирлы йортта капиталь ремонт ясалачак.

Берничә ел дәвамында йортларны капиталь ремонтлау программасы гамәлдә. Ул ел саен шәһәрдә дә, районда да дистәләгән күпфатирлы йортны яңартырга, проблемаларны чишәргә, озак еллар буена халыкны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

– Бүгенге көндә Чистайда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга ике төзелеш оешмасы – «5нче номерлы төзелеш-монтаж идарәсе» һәм «ГрейтСтрой» белән 110 миллион сумга якын суммага 12 күпфатирлы йорт буенча килешүләр төзелде, – дип сөйләде ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары – Чистай зона торак инспекциясе башлыгы Ирина Иванова.

Быел безнең районда түбән дәге адреслар буенча урнашкан күпфатирлы йортлар программага керде: Бутлеров ур., 27; Зеленая ур., 15; Мир ур., 21, 26; Наб. Ржавец ур., 1-а; В. Ногин ур., 89; Пушкин ур., 107-а; Җиңүнең 40 еллыгы ур., 53; Урицкий ур., 83; Часовая ур., 2-а; Чкалов ур., 1-а; Ягодная ур., 9-а йорты.

Күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау программасы гомуми йорт милкен: түбә, фасад, подъездлар, су белән тәэмин итү, су чыгару, электр белән тәэмин итү керә торган йорт эчендәге инженерлык системаларын ремонтлауны күздә тота. Эшләр исемлегенә шулай ук подъездларга керү ишекләре өстендәге козырекларны, су агып төшү системасын ремонтлау, бинаның нигезе тирәли каты өслекне, подвалга керү юлларын төзекләндерү, ишек конструкцияләрен ремонтлау яки алыштыру, балкон һәм лоджияләрне ремонтлау һәм тышлау, панельара җөйләрне герметизацияләү эшләре һәм башкалар керә.

– Капиталь ремонт кысаларында 84 эш төре буенча ремонт, шул исәптән түбәне, фасадны, подвалны ремонтлау, җылылык, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, су чыгару, электр һәм газ белән тәэмин итү инженерлык челтәрләрен ремонтлау башкарылачак. Эшләр барлык йортларда да башланды, – дип билгеләп үтте Ирина Аркадьевна.

Җиңүнең 40 еллыгы урамындагы 53нче йортта унөч ел элек капиталь ремонт үткәрелгән булган.

– Безгә фасадны җылыт тылар, подъезд тәрәзәләрен алыштырдылар, подвалда җылыту системасын ремонтладылар һәм фатирлардагы стоякларны алыштырдылар. Элек безнең фатирларда салкын булса, капремонттан соң бу проблема хәл ителде, – дип сөйли йортта яшәүче бер ханым. – Быел төзүчеләр ике кыеклы түбә ясый башладылар (элек түбә яссы иде), канализация системасы, козырекны ремонтлау планлаштырыла, подъездларда электр щитын алыштырдылар. Белүемчә, шулай ук йортның цоколе ремонтланачак, балконнар җылытылачак. Ремонт бригадасы эшне вакытында башкарыр дип ышанасы килә. Кызганычка каршы, әлегә эш акрын бара.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, йортларны яңарту эшләре контрольлек итүче органнарның, шул исәптән зона торак инспекциясенең игътибар үзәгендә. Һәрвакыттагыча, яңартыла торган объектларда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәүгә һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирелә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев