Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр тарихы – фотосурәтләрдә

Вакыт бик тиз алга чаба. Кайчагында без әйләнә-тирәдәге үзгәрешләрне күрмибез. Һәм бары иске фотоларны караганда гына гомернең никадәр тиз узуын аңлыйбыз.

Фотоларның бер мизгелне генә гәүдәләндерүләренә карамастан, алар үткәннәргә борылып карарга, башка дәвер рухын тоярга мөмкинлек бирә.

Күп кенә чистайлылар Интернетта Тәлгать әфәнде буларак күбрәк танылган Тәлгать Сәлаховның язмаларын аеруча зур кызыксыну белән күзәтәләр. Ул шәһәр тарихын, чистайлыларның тормышын һәм көнкүрешен, предприятие һәм оешмаларның төрле еллардагы эшен чагылдыручы уникаль фоторәсемнәр белән бай архив туплый алган.

Тәлгать Сәлахов бастырган һәр фотосурәт чистайлыларда җылы хисләр уята. Чөнки рәсемнәрдә алар яшь чагында төшкән якыннарын табалар, вакыт узу белән бөтенләй башка төсмер алган биналарны, урамнарны таныйлар, мөһим вакыйгаларны искә төшерәләр.

Иске фотосурәтләрне, рево люциягә кадәрге альбом нан шәһәр күренешләре төшерелгән открыткаларны бастырудан кала, аның тагын бер проекты зур кызыксыну уята. 2009 елда ук Тәлгать Сәлахов шәһәрдә танылган биналарның, архитектура ягыннан истәлекле урыннарның иске һәм яңа рәсемнәре белән материал туплый башлаган. Архив рәсеменә карап, ул аны заманча кабатларга тырышкан.

Тәлгать Сәлахов үз мате риал ларының бер өлешен сезгә дә, кадерле газета укучыларыбыз, тәкъдим итәргә булды. Безнең белән бергә шәһәребезнең үткәненә кире кайтырга һәм вакытның безне чолгап алган биналарны, балачактан ук таныш булган урамнарны һәм ишегалларын ничек үзгәртүен яки, киресенчә, беренчел хәлендә калдыруын карарга тәкъдим итәбез.

Бу фотосурәтләр тарихны теләсә кайсы дәреслектән дә яхшырак сөйләячәкләр һәм төрле хис-тойгылар кичерергә мөмкинлек бирәчәкләр. Алар һәркемне үзенең үткәне турында уйланырга, балачак, яшьлек елларын, якын кешеләрне искә алырга, ә кайвакыт дистә еллар элек хакимлек иткән атмосферага чумарга, ул вакытта кешеләрнең ничек яшәгәнен аңларга мәҗбүр итә.

Бәлки, кайбер фото сурәт ләрне сезнең күргәнегез дә бардыр, әмма алар тагын бер кат карауга лаеклар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев