Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр тарихы – фотосурәтләрдә

Борынгы фотосурәтләр үткәнгә сәяхәт кылырга, тарихка күз салырга ярдәм итәләр.

Ретро-фотолар нинди чорда ясалган булсалар, шушы чорның рухын чагылдыралар, аның үзенчәлекле якларын күрергә һәм аларны озак елларга саклап калырга ярдәм итәләр. Бүген шәһәр юбилеена багышланган сәхифәдә сезнең игътибарыгызга ярты гасыр элек, совет чорында ясалган фотосурәтне тәкъдим итәбез. Ул Чистай районы башкарма комитетының архив бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде.

1969 елгы рәсемдә өч катлы бина сурәтләнгән. Ул вакытта анда 18нче номерлы мәктәп (Чернышевский урамы) урнашкан иде. Әлеге уку йортында озак еллар дәвамында чистайлылар белем алды. Хәзерге вакытта бу бинада «Ватан» хәрби-патриотик эш һәм хәрби хезмәткә кадәрге яшьләрне әзерләү үзәге, хәрби комиссариат урнашкан. Ә иске фотода күренеп торган буш урында узган гасырның 80нче елларында 5нче мәктәп төзелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев