Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр суды үз эшенә йомгак ясады

Киңәшмәдә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, шәһәр прокуроры Сергей Егоров, Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Сергей Карасев, өлкән суд приставы Фәнис Мөхәммәтов, Эчке эшләр министрлыгы вәкиле, шулай ук судьялар һәм шәһәр суды һәм антлы судьялар аппараты хезмәткәрләре катнашты. 

Суд рәисе Андрей Карпов беренче яртыеллыкта суд эшенең нәтиҗәләрен хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, бу елдан башлап шәһәр суды тулысынча судьялар белән комплектланган штатта эшли башлады.
– Беренче яртыеллык өчен 2059 эш һәм материал каралды. Узган елның шул чоры белән чагыштырганда гомуми каралган эшләр һәм материаллар санының 8.3 процентка кимүе күзәтелә. Каралган җинаять, гражданлык һәм административ эшләрнең һәм ма­териалларның саны азаю фонында административ хокук бозу­лар турында каралган эшләр санының 14,3 процентка артуы күзәтелә, – дип билгеләп үтте Андрей Викторович. – Гражданлык һәм административ эшләрне оештыруга килгәндә исә специальләшкән бүлүләр тенденциясенә таянуны максатчан дип саныйм.
Шулай итеп, пенсия бәхәсләре, юл-транспорт вакыйгалары буенча эшләр билгеле катлаулылык­лар тудыра, гамәлләргә җалоба бирү Россия Федерациясе административ суд производствосы тәртибендә башкарыла.
Моңардан тыш, суд рәисе суд һәм дәүләт власте органнары белән үзара хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләрен билгеләде. 
Суд рәисе урынбасары Валерий Арсеньев билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллык өчен шәһәр суды тарафыннан 131 җинаять эше каралды, ул узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19 эшкә азрак. Кергән эшләр буенча кешеләр саны 157 кеше тәшкил итә, шуларның 117 се суд карары чыгару белән хөкем ителде.
– 2018 елның 1 июненнән район судларында җинаять эшләренең билгеле категорияләре буенча антлы утырышчылар кертелде. Татарстан Республикасы буенча антлы утырышчылар катнашы белән 6 җинаять эше каралды. Чистай шәһәр судында моңа охшаш очрак­лар юк иде әле. Чистай шәһәр суды тарафыннан антлы утырышчылар катнашы белән җинаять эшләре каралган очракта, моның суд прис­тавлары ягыннан өстәмә көчләр таләп итүен истә тотарга кирәк, – дип билгеләп үтте Валерий Анатольевич.
Нәтиҗә ясап, Андрей Карпов судның нәтиҗәле эшләвен билгеләп үтте, судьяларны һәм шәһәр суды аппараты хезмәткәрләрен, участокларда антлы судьяларны үз вазифаларына намуслы караганнары өчен рәхмәт белдерде, судьялар Валерий Арсеньев, Денис Токтаров, Гөлназ Әхмәрова караган эшләр күрсәткеченең югары булуын билгеләп үтте.
Йомгаклау өлешендә муниципаль район башлыгы исеменнән хезмәт вазифаларын башкарудагы осталыклары, хезмәт эшчәнлегендә тырышлыклары һәм югары казанышларга ирешкәннәре өчен Чистай шәһәр суды бүлеге начальнигы Роза Хәйруллинага, суд утырышы сәркатибе Светлана Саяровага, суд утырышы сәркатибе Екатерина Салеевага, антлы судьялар аппараты консультанты Ирина Шлычковага, шулай ук антлы утырышчылар аппаратының суд утырышы сәркатибе Екатерина Вержанскаяга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай