Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр производствосы үз сафына кайта

Башкарма комитетның икътисадый мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ләйсән Кашапова һәм Рос потребнадзор идарәсенең территориаль бүлегенең баш белгеч-эксперты Әнвәр Мостафин рейд белән предприятиеләрдә булдылар.

Үз эшләрен торгызып, җи тәк челек куркыныч инфекция таралуны бетерү буенча саклык чараларын күрергә тиеш. Алар барысы да Роспотребнадзор биргән боерыкта язылган.

– Үзизоляция вакытында эшләрен дәвам итәргә хокук лы предприятиеләрнең билгеле исемлеге бар. Алар рәтенә өзлексез циклда эшләүче производстволар кебек үк, автомобиль сәнәгатенең система булдыручы оешмалары белән эшләүчеләр дә керә. Шулай дәүләт оборона заказын үтәүче һәм авыл хуҗалыгы техникасын җитештерүчеләр үз эшчәнлекләрен торгыздылар. Азык-төлек тармагында өзлексез эш оештырылды, – дип билгеләп үтте Ләйсән Хамзә кызы.

Шәһәрдә җитештерүчән лекнең ничек үз сафына кайтуын без биш предприятие мисалында күрдек. Алар элеккеге сәгать заводы мәйданчыгында эшлиләр. Анда кергән вакытта иң элек кагыйдә буенча температураны үлчәделәр, кулларны антисептик белән эшкәрттеләр.

Завод цехларында эш бер ми нутка да тукталмый, кеше ләр арасында куркынычсызлык дистанциясе саклана. Эшчеләр битлекләрдә һәм перчаткаларда. Барлык биналарны көчле дезинфекцияләү уздырыла. Кайберәүләр ерактан торып эшлиләр. Планнан тыш чираттагы ялга 65 яшьтән өлкән булган кешеләр җибәрелгән, чөнки өлкәннәрнең инфекциядән зарарлану куркынычы югары.

– Без күрсәтелгән барлык чараларны Роспотребнад зор безне мактасын өчен түгел, һәр хезмәткәр имин булсын өчен эшләргә тырышабыз. Без җитештерүне туктатырга юл куя алмыйбыз. Әгәр бер эшче генә авыраса да, барысына да үзизоляциягә ки тәргә туры киләчәк, – ди предприятиеләрнең берсендә эшләүче баш инженер.

Һәр цехның ишегендә һәм һәр бүлектә үзеңне коронавирустан ничек сакларга дигән инструкция эленгән. Битлекләр, антисептиклар, перчаткаларның запасы җитәрлек күләмдә.

Роспотребнадзор белгечләре сүзләренчә, боерыкта күрсәтел гән пунктлар арасында иң өс тене юк. Өзлексез хезмәттә алар барысы да кирәкле һәм мәҗбүри. Боерыкның бер шарты – изолятор өчен бер бүлмә билгеләү. Анда авыру куркынычы булган кешене урнаштырырга һәм дежур табиб яисә ашыгыч ярдәм машинасы килгәнне көтәргә кирәк.

– Иминлек чараларына бик җаваплы карарга ки рәк. Рейд барышында без пред прия тиеләрнең барлык кагыйдәләрне катгый рәвештә саклауларын күрдек, бу бик сөендерә. Без коронавинрус инфекциясеннән саклану чаралары һәм гадәттән тыш хәлләр туганда күреләчәк чаралар турында барлык хезмәткәрләрнең дә инстуктаж үтүләре хакында кул куйган журналны да күрдек. Һәр хезмәткәр кайдандыр кайткан туганнары, дуслары, танышлары белән аралашырга ярамавын төгәл белергә тиеш. Әгәр дә бу кагыйдәне үтәмәсәң, үзең йогышлы авыру эләктерергә, шулай ук аны үз хезмәткәрләреңә бүләк итәргә мөмкинсең. Әгәр дә берәрсе белән элемтәгә керергә туры килсә, бу турыда җитәкчелеккә әйтергә һәм үзизоляциягә китәргә кирәк, – дип аңлатма бирә Әнвәр Җәүдәт улы.

Расланган исемлеккә ке рү че шәһәрнең башка пред прия тиеләре дә үз эшчәнлек ләрен дәвам итәләр. Тиз араларда анда рейд үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев