Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр һәм район милеге исемлеген расладылар

Чистай муниципаль районы Советы һәм Чистай шәһәр Советы утырышларын район башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.

Шәһәр Советының чираттан тыш кырык дүртенче утырышында милек исемлеген раслау мәсьәләсе белән торак сәясәте бүлеге башлыгы Халидә Нуруллина чыгыш ясады (рәсемдә).

– Чистай районында «Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү» программасы кысаларында Дәүләт торак фонды тарафыннан төзелгән яңа йортларда социаль найм килешүе буенча авария хәлендәге йортларда яшәүче гражданнарны күчерү өчен торак урыннары сатып алынды. Программа төгәлләнү вакытына торак яллаучының үлеме һәм биләп торган торак бинадан, шул исәптән суд карарлары буенча, файдалану хокукы югалу нәтиҗәсендә, сатып алынган 18 фатир бирелмичә калды. Башка нигезләр буенча мохтаҗ гражданнарга әлеге фатирларны бирүгә ТР Министрлар Кабинетының рөхсәтен алу мөмкин булмады, гәрчә без берничә тапкыр үтенеч кәгазьләре җибәргән булсак та, – дип билгеләп үтте Халидә Нуруллина. – Хәзер гражданнарны күчерү өчен фатирлар сатып алуга бүлеп бирелгән акчаларны респуб­лика бюджетына кире кайтарырга кирәк, чөнки алар катгый максатчан билгеләнешкә ия. Фатирларны алга таба фондка кире кайтару өчен районга тапшырырга кирәк.

Шулай ук ул муниципаль район милегеннән шәһәр милегенә мөлкәт комплексын тапшыру турында да сөйләде.

– Чистай муниципаль районына Академик Королев урамындагы җир кишәрлегеннән һәм торак булмаган бинадан торган мөлкәт комплексы тапшырылды. Хәзерге вакытта бина торак йортка күчерелде һәм маневрлы фонд статусына ия. Районның шәһәр территориясендә урнашкан торак фонд белән идарә итү вәкаләтләре булмау сәбәпле, әлеге комплексны тиешле идарә итү һәм хезмәт күрсәтү өчен шәһәр милегенә тапшырырга кирәк, – дип ассызыклады Халидә Рәшит кызы.

Депутатлар бертавыштан шәһәр милегеннән район милегенә тапшырылырга тиешле милек исемлеген һәм район милегеннән шәһәр милегенә тапшырылырга тиешле милек исемлеген расладылар.

Чистай шәһәр Советының элек кабул ителгән «Чистай шәһәр Советының даими депутат комиссияләре составы турында»гы карарына үзгәрешләр кертү хакында «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов җиткерде.

– Депутатлар корпусы составындагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, Чистай шәһәр Советының даими депутат комиссияләре сос­тавына үзгәрешләр кертергә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте депутатларга Михаил Ксенофонтов.

Депутатлар аның тәкъдимен хуп­лады. Шулай итеп, бюджет һәм фаразлау, сәнәгать һәм эшмәкәрлек буенча даими депутат комиссиясе составына 13нче номерлы сайлау округы депутаты Нәсыйх Миңнегалиев, 2нче номерлы сайлау округы депутаты Рөстәм Нуретдинов, 11нче номерлы сайлау округы депутаты Нияз Шакиров керделәр.

19нчы номерлы сайлау округы депутаты Анна Свирина, 10нчы номерлы сайлау округы депутаты Әнәс Нуруллин, 5нче номерлы сайлау округы депутаты Венера Уразгильдиева мәгариф, сәламәтлек саклау, спорт, социаль-мәдәни мәсьәләләр һәм яшьләр эшләре буенча даими депутат комиссиясе составына керделәр.

* * *

Муниципаль район Советының чираттан тыш илле икенче утырышында район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов Советның 2020 елга эш планы турында сөйләде. Депутатлар тәкъдим ителгән мәгълүматны тыңлаганнан һәм тикшергәннән соң, район Советының 2020 елга эш планын расларга, ә даими депутат комиссияләре рәисләренә план нигезендә билгеләнгән чараларның вакытында һәм сыйфатлы үтәлешен тәэмин итәргә дигән карар кабул иттеләр.

«Татарстан Республикасы Чис­тай муниципаль районында муниципаль хезмәт турында» элегрәк кабул ителгән карарга үзгәрешләр кертү хакында Чистай муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Равил Мәзгүтов мәгълүмат бирде.

– «Россия Федерациясе Хезмәт кодексына электрон төрдә хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматларны формалаштыру өлешендә үзгәрешләр кертү турында» һәм «Ришвәтчелеккә каршы тору турында Россия Федерациясе законнарын камилләштерү максатларында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль законнар нигезендә Чистай муниципаль районында муниципаль хезмәт турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә кирәк, – диде Равил Мәзгүтов.

Депутатлар бертавыштан үзгәрешләр кертүне хуплады.

Торак сәясәте бүлеге начальнигы Халидә Нуруллина Чистай муниципаль районы Советы депутатларына милек исемлеген раслау турында мәгълүмат бирде.

Район Советы депутатлары шулай ук бертавыштан тапшыру күздә тотылган милек исемлеген раслады.

Утырыш ахырында Дмитрий Иванов Мөслим авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Мәссаровка җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев