Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр һәм район кардан, боздан һәм чүп-чардан арына

1 апрельдә санитар-экологик икеайлык старт алды. Кыска вакыт эчендә шәһәрне һәм районны тәртипкә китерергә кирәк.

Территорияне кардан һәм боздан чистарту буенча беренче шимбә өмәләре үтте инде. Эшләрдә хакимият, бюджет оешмалары, идарәче компанияләр хезмәткәрләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаштылар.
Икеайлык дүрт этапта үтәчәк
- Икеайлыкны дүрт этапта үткәрү планлаштырыла, - ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Шурыгин. - Хәзер кар бәрү һәм чүп-чар җыю башлана, икенче этапта предприятиеләр һәм оешма­ларга беркетелгән территорияләрне җыештыру үтәчәк. Шуннан соң фасадларны ремонтлау, коймаларны буяу, чәчәклекләр ясау, агачлар һәм куаклар утырту башлана.
Чистай территориясе учас­­токларга бүленгән, алар билгеле оешмалар һәм предприя­тиеләргә беркетелгән. Бу схема күп еллар дәвамында үзен ях­шы яктан күрсәтте һәм тайпылышсыз эшли. Шәһәр микрорайоннарында тәртип урнаштыруда зур роль территориаль җәмәгать советларына бирелә. Алар бу юнәлештә күптән түгел генә эшли башласалар да, нәтиҗәсе күренә, чөнки алар санитар чис­тартуга һәм төзекләндерүгә шәхси секторны җәлеп итә алалар.
Йортыгыз янында пычракмы? Алайса без сезгә барабыз!
- Безнең хезмәткәрләребез күп фатирлы йортлар янында кар бәрә башладылар, - дип хә­бәр итте «Жилищник-3» ИКсе директоры Дамир Гайнетдинов. - Күп фатирлы йортлар янындагы территорияләрне төзекләндерүгә, ишегалларын, идарәче компанияләргә бер­ке­телгән контейнер мәй­дан­­чыклары тирәсендәге тер­ри­торияләрне чистартуга ае­рым игътибар бирелә. Һәр идарәче компаниядә су басуларга каршы комиссияләр булдырылган, алар йортлар янындагы хәлне күзәтәләр.
- Безнең микрорайонда шәхси сектор күбрәк, - дип билгеләп үтте «Кирпеч заводы» микрорайоны ТҖС җитәкчесе Андрей Сашин, - ел саен төзекләндерү белән бәйле шактый күп сорауларны хәл итәргә туры килә. Үзебездән башладык, территориаль җәмәгать үзидарә янындагы территорияне тәртипкә китердек, микрорайонда яшәү­челәр белән дә территорияне чистарту буенча эшлибез.
Өстән барысы да күренә!
2017 ел Экология һәм җәмәгать киңлекләре елы дип игълан ителде
- Башланып киткән санитар-экологик икеайлык - ул үзенә күрә безнең хезмәтебезне тикшерү, - дип саный ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе начальнигы Рәфис Әхмәтҗанов. - Министрлык вертолеты район авыл җирлекләрен һавадан күзәтә, рөхсәт ителмәгән урында чүплекләрне ачык­лый башлады инде. Шундый тикшерүләр киләчәктә даими рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТРның Экология һәм табигый байлык­лар министры Фәрит Абдулганиев катнашында муниципаль берәмлекләр башлыклары белән бергә үткәреләчәк. Алар территорияне төзекләндерү буенча җавап бирәчәкләр дә инде.
Экология тармагындагы бозулар турында хәбәр итеп, акча эшләргә була
Халык экология мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итә ала. Моның өчен министрлык тарафыннан республика, шул исәптән, муниципаль район территориясендә табигатьне саклау законнарын бозу турындагы оператив мәгълүмат биргән гражданнарга акчалата түләүләр башкарыла. Хәбәр расланса, түләү суммасы 1500 сум тәшкил итәчәк.
Табигатьне саклау тармагында хокук бозулар турындагы гражданнарның мәгъ­лүматлары өчен республика җәмәгать экология кабул итүе эшли, анда 8(843)267-68-67 телефоны буенча шалтыратырга була, eco.signal@tatar.ru элект­рон почта, «Халык контроле» системасы, «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымта, WhatsApp һәм Telegram - +79872169779 номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсенең «кайнар линия» телефоны эшли: 8(84342) 5-35-19.
Район авыл җирлекләре башлыклары контролендә
Районда шулай ук икеайлык чорында санитар-экологик торышны яхшырту буенча чаралар планы эшләнгән. Төзекләндерү барышын авыл җирлекләре башлыклары контрольдә тотачак.
Тагын да күбрәк территорияне колачлап алу өчен җирләр­дән файдаланучыларга санитар зоналар беркетелгән. Торак пунктларда, урманнарда һәм паркларда, юл буе полосаларында, елга, ерынты ярларында, кешеләр ял итә торган урыннарда чүплекләр ачыкланачак һәм бетереләчәк. Торак пунктларга һәм бакчачылык җәмгыятьләре территорияләренә керү юлында чүп савытлары урнаштыру, шундый савытларны карап тотуны оештыру тәкъдим ителә. Торак пунктлар территориясен төзекләндерү һәм санитар чис­тарту буенча халык, барлык төр милек формалары белән эшләүче предприятиеләр һәм оешмалар катнашында чаралар үткәрү практикасы дәвам итәчәк.
Күршеләр чүплек оештырдылармы?
Битараф калмагыз!
Экологларга административ-техник инспекциясе хезмәт­кәрләре кушыла, алар шәһәрне төзекләндерү буенча гомуми эшкә үз өлешен кертәләр.
- Бу вакытта безнең бел­гечләребез шулай ук чүплек­ләргә һәм башка бозуларга аерым игътибар бирәчәкләр, - дип хәбәр итте административ-техник инспекциясе начальнигы Айдар Саматов. - Чистайлылар безгә үз сораулары һәм дәгъвалары белән 5-44-54 телефонына шалтырата алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай шәһәр