Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр һәм район бюджетына үзгәрешләр кертелде

Муниципаль район һәм шәһәр Советларының чираттан тыш утырышларында бюджетка кагылышлы төп мәсьәлә каралды.

Район Советы утырышында Чистай муниципаль районының 2019 елга һәм 2020-2021нче елларның планлы чорына бюджетка үзгәрешләр кертү турындагы доклад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыгыш ясады.

– Тәкъдим ителгән проект бюджетның керем һәм чыгым өлешенә үзгәрешләр кертә. Бүгенге көндә бюджетның керем өлешен үтәү норматив чикләрендә бара. Үз керемнәребез арт­мый. Үзгәрешләр мәдәният тармагына ярдәм итү, авыл территорияләрен тот­рыклы үстерү һәм башка субсидияләр хисабына кире кайтарылмый торган акчаларга кагылды, – дип билгеләп үтте Наталья Анфиногентовна.

Чыгымнарның күп өлешен башка дәрәҗәдәге хакимият органнары тарафыннан кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә барлыкка килгән өстәмә чыгымнарны компенсацияләү өчен муниципаль районнар бюджетларына тапшырыла торган бюджетара трансфертлар тәшкил итә. Бу юнәлештә чыгымнарның гомуми суммасы 22 миллион сумнан артык тәшкил иткән.

Район бюджеты чыгымнарына калган үз акчалары хисабына үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителде. Башка чыгымнардан тыш, карар проекты «Атмосфера» муниципаль унитар предприятиесенә бөлгенлеккә чыгу процедурасын төгәлләү өчен бурычларны каплауга 880,2 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирүне күздә тота.

Депутатлар карар проектын хуплады.

Шәһәр Советы утырышында өч мәсьәлә тикшерелде. Алар буенча финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Жанна Федичкина чыгыш ясады (рәсемдә).

Беренче мәсьәлә «Чис­тай шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджетына үзгәрешләр кертүгә кагылды.

– Без республика бюджетыннан керә торган бюджет­ара трансфертлар хисабына керем һәм чыгым өлешләрендә бюджетка төгәллек кертүне тикшерергә тәкъдим итәбез. Шулай, бюджетка авария хәлендәге йортларны сүтү һәм территорияләрне төзекләндерү, май боерыкларын үтәү, һөнәри керемгә салымнар җыю (үзмәшгуль гражданнарның керемнәреннән салым рес­публика бюджетына керә һәм бюджетара трансфертлар рәвешендә районга кире кайта), муниципаль хезмәткәрләрне иминиятләштерү кебек юнәлешләр буенча акча керде, – диде Жанна Валерьевна.

Үзгәрешләрнең икенче блогы бюджетның чыгым өлешен калган үз акчалары хисабына арттыруга кагылды. Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары билгеләп үткәнчә, бу өлештә барлык төгәллекләр Татарстан Республикасы Президенты белән килештереп үткәрелә. Әлеге акчаларның төп өлеше шәһәрне төзекләндерүгә һәм «Халык контроле» системасы кысаларында гражданнарның мөрәҗәгатьләрен үтәүгә юнәлдереләчәк.

– Кайбер федераль законнар кабул ителү сәбәпле, безнең муниципаль дәрә­җәдә дә бюджет хокук мөнәсәбәтләрен җайга сала торган норматив актларга үзгәрешләр кертергә кирәк, – дип мөрәҗәгать итте бирегә җыелганнарга Жанна Валерьевна.

«Чистай шәһәре» муниципаль берәмлегендә бюджет процессы турындагы нигезләмәне гамәлдәге законнарга туры китерү өчен депутатлар элегрәк кабул ителгән карарга үзгәрешләр керттеләр.

Салым кодексы нигезендә Чистай шәһәр Советы депутатлары «Җир салымын түләү буенча билгеләнгән ставкаларны, тәртипләрне һәм срокларны гамәлгә кертү турында»гы элек кабул ителгән карарга үзгәрешләр керттеләр. Бу үзгәрешләр шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен сатып алына торган җир участокларына карата салым ставкаларына кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев