Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Шәһәр күренеше төшкән фототукыманы кискәләгәннәр

    «Хәзинә» һәм «Яшьләр» бакчаларындагы вәхшилек бөтен чистайлыларны нәфрәтләндерде, ә 26 июльдә тагын шуңа охшашлы очрак теркәлде.

    Лев Толстой урамында, бердәм исәп-хисап үзәге янында безнең шәһәр күренеше төшкән баннер киселгән.
    - Без 1нче лицей янында куелган видеокамераларны карадык, - дип хәбәр итә полиция хезмәткәре, - һәм 3 сәгать 33 минутта таныш булмаган яшь кешенең фототукыманы пычак белән кисүен күрдек. Хәзер аның шәхесе ачыклана.
    - Без барыбыз да шок хәлендә, - дип фикерләре белән уртаклаша шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Заиконников. - Башта «Хәзинә», аннары «Яшьләр» бакчасы... Болар барысы да шомлы сигналлар, аеруча безнең муниципаль власть өчен.
    Шул ук вакытта чистайлылар да әлеге күңелсез вакыйгаларга үзләренең борчылуларын белдерәләр.
    - Мин әлеге вакыйгаларга ихластан борчылам, - ди ветеран Иван Наумов.- Яшьләргә шөгыльләнерлек башка нәрсә юкмыни? Нигә шулай эшләргә? Шәһәребезне бизәп торучы искиткеч матур фотосурәтләрне кисәрлек дәрәҗәдә үз шәһәреңне яратмаска мөмкинме?
    Баннер май башында искергән фотоэкспозиция урынына куелган иде.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: