Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Шәһәр көнен чистайлылар аеруча киң колач белән билгеләп үттеләр

    Бу көнне чистайлыларның өчләтә бәйрәме булды - Республика көне, Шәһәр көне һәм икмәк Фестивале.

    Бәйрәм велоузыштан башланды, аны Чис­тай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов җитәкләде. Яңгыр булуга карамастан, чистайлылар бик теләп спорт чарасында катнаштылар. Озын колонна булып алар планлаштырылган маршрут буйлап «Татнефть Олимп» стадионыннан алып Җүкәтауга кадәр юл тоттылар.
    Шуның белән генә бәйрәм марафоны төгәлләнмәде әле. Алда аларны бик күп бәйрәм чаралары көтә иде: буяулар фестивале, концерт, уеннар һәм ярышлар, шулай ук шәһәр музейлары буйлап экскурсия.
    Чистай җире өчен традициягә кергән Икмәк фестивале программаның чын асылы булды.
    Шундый вакыйга хөрмәтенә районның авыл җирлекләре, шулай ук шәһәр предприятие һәм оешмалары арасында иң яхшы икмәк һәм он әйберләренә конкурс игълан ителде.
    Өстәлләр конкурсантларның төрледән-төрле тәм-томнары белән тулы иде. Биредә милли ашлар да, тәмле исе белән үзенә җәлеп итүче сезонлы шарлотка да, төрле-төрле формадагы калачлар да тәкъдим ителде.
    Чистай икмәк заводында җитештерелгән 100 килограммлы калач фестиваль символы булды. Бәйрәм кунаклары әлеге калачны фотога төшерер өчен чиратка төзелделәр. Фестивальдә катнашучы халык бистәләре дә тырышканнар. Тәмле милли ризыклар белән барлык теләүчеләр дә сыйладылар.
    Чистай җирендә халыклар дус һәм тату яшәсеннәр өчен рус, татар, керәшен, чуваш һәм таҗик бистәләре вәкилләре үзара калач бүлештеләр. Элеккеге гадәт буенча әгәр кеше белән икмәк бүлешсәң, аның белән гомерлеккә туганлашасың дип санала. Шулай, безнең халыклар да үзара дуслыкны саклыйлар, бер-берсенә хөрмәт күрсәтәләр, бәйрәмнәр һәм традицияләрне кадерлиләр.
    Бәйрәмдә мактаулы кунакларсыз да булмады. Чистайлыларны котларга дип Россия Федерациясе Федераль җыенының Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов, Дәүләт Советы депутаты Рафил Нугуманов, шулай ук ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров килделәр.
    Дмитрий Иванов белән бергә алар конкурста катнашучыларның эшләрен бәяләделәр, ә аннан соң Чис­тай җирендә яшәүче барлык милләт вәкилләре әзерләгән умач белән аш пешерделәр. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге аш белән теләгән һәр кеше сыйлана алды.
    Кичәнең азагында тантаналы концерт булды. Анда чис­тайлыларга котлау сүзләре белән мактаулы кунаклар һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов мөрәҗәгать иттеләр.
    - Чистай мине һәрвакыт яңа алымнар һәм иҗади адымнары белән гаҗәпкә калдыра, - дип билгеләп үтте Минсәгыйть Шакиров. - Минем күп илләрдә булганым бар, әмма Икмәк фестивален биредә генә күрдем. Безгә буыннан буынга күчеп килә торган бөек традицияләр.
    Аннан соң ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе чис­тайлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
    Шулай, Чистай муниципаль районының социаль үсешендә ирешкән уңышлар һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен психоневрологик интернат фельдшеры Валерий Серый бүләкләнде.
    Йөкләнгән бурычларны намуслы үтәгән һәм 2013 елга кадәр Татарстан Республикасының муниципаль районнарын һәм шәһәр округларын социаль-икътисадый үстерү стратегиясен эшләүдә актив катнашкан өчен Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Ләйсән Кәшапова ТР президенты аппараты җитәкчесеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
    Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне чишүдәге хезмәте өчен ТР Муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе грамотасы белән Чистай Выселкасы авыл җирлеге башлыгы бүләкләнде.
    Скарятинский бакчасы сәхнәсеннән чистайлы­лар адресына котлаулар һәм теләкләр әле озак яң­гырады. Ә аннан соң, өчләтә бәйрәм хөрмәтенә кечкенә шәһәребезнең барлык микрорайоннарына ишетелерлек итеп тантаналы салют яңгырады.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: