Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр белән таныштылар һәм җирле власть белән үзара тәэсир итү турында фикер алыштылар

Безнең шәһәрдә 18 районнан килгән ветераннар оешмалары җитәкчеләре һәм әгъзалары, башкарма комитетлар җитәкчеләре урынбасарлары катнашында республика ветераннар советының күчмә утырышы булды.

Иң элек кунакларны «Ватан» патриотик тәрбияләү үзәгенә чакырдылар, анда алар «Сугышчан дан» музеенда булдылар, республикада иң яхшыларның берсе булган «Выстрел» хәрби-патриотик эзләү отряды эше белән таныштылар. Советлар Союзы Герое С.Е. Кузьмин исемендәге кадетлар мәктәп-интернатында тәрбияләнүчеләр хәрби әзерлек элементлары күр­сәттеләр: автоматлар җый­­дылар һәм сүттеләр, гранаталарның төрле төрләре, саперлар җиһазы эше турында сөйләделәр, ә теләүчеләр хәтта мишеньгә ата алдылар.
Шуннан соң кунаклар шәһәр буенча экскурсиягә киттеләр, аның барышында Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Ветераннар советы утырышының пленар өлеше 2нче гимназиядә булып узды. Ул башланыр алдыннан кунаклар игътибарына ветераннар һәм башка оешмалар вәкилләренең халык иҗаты күргәзмәсе тәкъдим ителде. Алар бик теләп Бөек Ватан сугышы вакытындагы музей экспонатларын, хәрби хәрәкәтләрне чагылдырган кечкенә макетларны карадылар.
Утырышны республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков ачып җибәрде. Ул уңышлы эшләү өчен кирәкле оргтехника, матди чаралар белән тәэмин итү мәсьәләләрендә муниципаль районнарда ветераннар җәмәгать советының җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, учреждениеләр белән үзара тәэсир итү мөһимлеге турында сөйләде.
- Властьның җәмәгать оешмалары белән үзара тыгыз бәйләнеше булмаса, без ирешкән югары нәтиҗәләр булмас иде, - дип ассызык­лады Хәбир Газиз улы, төрле районнарда ветераннар оешмалары эше йомгаклары турында сөйләүче фильмга йомгак ясап.
Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов безнең райондагы ветераннар оешмалары эше, җирле властьның аларга нинди ярдәм күрсәтүе турында сөйләде. Ветераннар оешмаларына ел саен җәмгыятьнең устав эшчәнлегенә, совет активына ярдәм итүгә, төрле чаралар үткәрүгә, матди-техник базаны ныгытуга субсидияләр бүлеп бирелә, шәһәр үзәгендә бушлай бина тәкъдим ителгән, анда җиһаз, телефон элемтәсе, интернет, компьютер бар. Шулай ук ул төрле проектларны тормышка ашыру өчен грант ярдәме турындагы мәсьәләнең каралуын билгеләп үтте.
Ветераннар оешмалары һәм властьның үзара нәтиҗәле бәйләнеше турында шулай ук республиканың башка районнарыннан килгән ветераннар советы вәкилләре сөйләделәр.
Утырыш азагында Чистай районы ветераннары катнашында концерт булды.
Гөлгенә САФИУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чистай хәбәрләре Ветераннар оешмалары очрашуы Шәһәр буенча экскурсия Башка районнар тәҗрибәсе