Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәһәр башкарма комитеты эшен канәгатьләнерлек дип таптылар

Чистай шәһәр Советының чираттагы кырык бишенче утырышы район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды.

Чистай шәһәр башкарма комитетының эше турында отчет белән шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рәхимов (рәсемдә) чыгыш ясады.

– Муниципаль власть органнары эшчәнлеге шәһәр халкы өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Узган ел төзекләндерү буенча зур эшләр башкарылды, – диде Илдар Фаил улы.

– Һәр ел саен юл өслегенең начарлануы күзәтелә. 2019 елда республика программасы буенча юлларны төзүгә һәм ремонтлауга 100 миллион сум акча бүлеп бирелде. Әлеге акчага Жуков, Комсомольская, Курченко, Левитан, Карл Либкнехт, Маринин, Карл Маркс, Мичурин урамының беренче тыкрыгы, Октябрьская, Ухтомский, Хәмзин, Пионерская урамнары буенча юл участокларында юл өслегенә асфальт салу үткәрелде. Барлык ара дүрт километрга хәтле сузылды. Гафури урамындагы күпер авария хәлендә иде. Узган ел анда капиталь ремонт үткәрелде.

 Илдар Рәхимов билгеләп үткәнчә, шәһәрдә йорт яннары территориясен төзек­ләндерү, тротуарларны ремонтлау, Серафим зиратында тукталышны асфальтлау, вак таш җәю, чокырларны ремонтлау, юл тамгаларын кую, җәяүлеләр юлын төзекләндерү, юл билгеләре кую буенча эшләр башкарылды.

2019 елда шәһәрдә тукталыш павильоннарын ремонтлау, барьер коймаларын буяу эшләре үткәрелде. Лев Толстой, Левитан урамнары буенча иске павильоннар яңаларына алмаштырылды.

– Яңа ел алдыннан шә­һәрне бизәү өчен яктырту терәкләрендә консольлар куелды, бульвар гирляндалар белән бизәлде, Тегермән мәйданы микрорайонында скверны яктырту буенча эшләр башкарылды. Скарятин бакчасында, Чернышевский урамында яңа скверда, «Татнефть-Олимп»  стадионында яңа балалар мәйданчыклары урнаштырылды.

 Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы кысаларында чараларны тормышка ашыру хакында сөйләде.

– Шәһәр территориясендә дәүләт программасын тормышка ашыруда юл һәм урам күрсәткечләрен ике телдә язылганнары белән алыштыру эшләре башкарылды.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе шәһәр зиратларын карап тоту мәсьәләләренә, территорияне яшелләндерүгә, пассажир йөртүләренә, торак сәясәтенә, хезмәт күрсәтү һәм сәүдә, мәдәният, индустриаль паркны үстерү, гражданнар мөрәҗәгате, «Халык контроле»  системасы эшенә кагылышлы мәсьәләләргә кагылды.

– 2019 елда шәһәр башкарма комитеты адресына 195 язма һәм телдән мөрәҗәгать керде. Аларның күбесе урам яктырткычларын куюга, агачларны кисүгә рөхсәт алуга, юл өслеген ремонтлауга, санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгаруга кагылышлы иде. Әлеге мәсьәләләр барысы да урынга чыгып каралды, – дип ассызыклады Илдар Рәхимов. – Узган елда «Халык контроле» нә 953 мөрәҗәгать керде, шуның 845е шәһәр башкарма комитеты компетенциясенә керде.

Депутатлар шәһәр башкарма комитетының эшен канәгатьләнерлек дип таптылар.

Алдарак финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова Чистай шәһәренең бюджет процессы Нигезләмәсен раслау турында сөйләде.

– Чистай шәһәр Советына шәһәр прокуратурасының «Бюджет процессы турындагы  Нигезләмә»гә шикаяте керде. Анда бюджет процессы өлешендә Россия законнарында үзгәрешләр бу­лу сәбәпле, ике юнәлешне үзгәртү мәҗбүри. Килеп чыккан үзгәрешләрне истә тотып, «Бюджет процессы турында Нигезләмәне» ң яңа проектын раславыгызны сорыйм, – дип депутатларга мөрәҗәгать итте Наталья Карманова.

Законлылык, хокук тәр­тибе, депутат эшчәнлеге мәсьәләләре буенча даими депутат комиссиясе рәисе Ольга Добронравова «Чис­тай шәһәре»  муниципаль берәмлегендә муниципаль хезмәт турында»  Чистай шәһәр Советы карарына үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте.

– Үзгәрешләр «Россия Фе­де­рациясенең Хезмәт кодексына хезмәт эшчәнлеген электрон төрдә бүлегенә үзгәрешләр кертү турында»  һәм «Россия Федерациясенең муниципаль хезмәте турында»  Федераль законнар белән тәңгәлләштерү мәҗбүри булуы белән бәйле. Әлеге мәсьәлә депутат тыңлауларында карала, прокуратура нәтиҗәсе бар. Әлеге үзгәрешләрне раславыгызны сорыйм, – диде Ольга Добронравова.

Ул шулай ук Чистай шәһәр Советының «Чистай шәһәре»  муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында»  Чистай шәһәр Советының карары проекты турында хәбәр итте.

Архитектура бүлеге начальнигы Андрей Шумилов «Чис­тай шәһәре»  муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында»  доклад белән чыкты.

– Россия Федерациясенең Шәһәр төзелеше кодексы белән тәңгәл китереп, «Чистай шәһәре»  муниципаль берәмлегенең ачык тыңлаулар нәтиҗәләре турында «Чистай шәһәре»  муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең комиссиясе нәтиҗәләрен истә тотып шәһәр территориясенең шәһәр төзелеше картасына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителде, – дип хәбәр итте Андрей Шумилов.

Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар бердәм карар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев