Шәһәр бакчасында тынлы оркестр уйный
Тынлы оркестрлар шәһәребезнең концерт залларында, мәйданнарында, паркларында һәм бакчаларында үткәрелә торган күп кенә чараларда көтеп алынган катнашучылар булып торалар.
Талантлы музыкантлар башкаруында тирән, интонацияләргә бай көй бәйрәмдә тантаналы атмосфера тудыра. Олы музыкантлардан торган Чистай оркестры репертуарында 70тән артыграк төрле пландагы музыкаль номерлар: илебез һәм дөнья классик музыкасының күренекле әсәрләре, заманча композицияләр бар. Сәхнәгә чыгу алдыннан һәр әсәр репетицияләрдә камиллеккә кадәр җиткерелә.
Күп еллар шәһәр тынлы оркестрын Исхак Мөхәммәтов җитәкли. Ул – үз эшенең остасы, иҗади шәхес, үзенең энергиясе белән иҗади кешеләрне берләштерә. Исхак Исмәгыйль улы билгеләп үткәнчә, коллектив биш ел элек откан грант ярдәмендә яңа уен кораллары һәм костюмнар сатып алуга ирешкән.
Оркестр даими рәвештә яңа башкаручылар белән тулылана, әмма 90нчы еллар башыннан бирле уйнаучылар да бар.
Шәһәр чараларында шулай ук яшь музыкантлар составында тынлы оркестр да актив катнаша. Коллектив белән балалар сәнгать мәктәбендә яшь буынга тәҗрибә тапшырып, тынлы оркестрның иң талантлы башкаручыларының берсе Вадим Шляхтин җитәкчелек итә.
– Балалар оркестрын туплау идеясе 17 ел элек барлыкка килде. Күпмедер вакыт без зур булмаган ансамбльләр оештырдык. Иң зур состав беренче тапкыр 12 ел элек чыгыш ясады, музыкантлар саксофоннарда, торбаларда һәм кагып уйнала торган уен коралларында уйнады. Кызганычка каршы, ул берничә ел гына эшләде, – дип сөйли Вадим Михайлович. – Оркестр минем сыйныфта белем алучы укучылардан гына формалаша. Балалар музыка мәктәбен тәмамлый, күбесе башка шәһәрләргә укырга китә. Озак вакыт мин тотрыклы состав җыя алмадым, әмма откан грант зур этәргеч булды. Без уен коралларының берникадәр өлешен сатып алдык, мин оркестр оештыра алдым.
Өлкәннәр һәм балалар оркестрлары төрле күләмдәге конкурсларда актив катнашалар. Күптән түгел Әлмәттә «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты ярдәмендә оештырылган тынлы оркестрларның 7нче фестивале узды. Шәһәр паркының үзәк мәйданында республика коллективлары үз номерларын тәкъдим итте. Тамашачылар тынлы оркестр башкаруында танылган маршлар һәм вальслар, рус һәм чит ил классикларының әсәрләрен мөкиббән китеп тыңладылар. Шундый музыка сөючеләр аз түгел икән. Тынлы музыка кораллары уены үзенең динамикалы һәм мавыктыргыч булуы белән шатландырды.
Чистай коллективының өлкәннәр составы икенче урынны алды. Алар төрле характердагы өч танылган әсәрне башкардылар. Республика составлары арасында Әлмәт оркестры беренче булды, анда җирле музыка училищесын тәмамлаучы талантлы шәхесләр күп уйный.
– Шундый легендар оркестрга җиңелү оят түгел иде. Талантлы, илебездә танылган музыкантлардан соң икенче булу безнең өчен, киресенчә, зур казаныш, – ди горурланып Вадим Шляхтин.
Балалар составы, ни кызганыч, призлы урын яулый алмаган. Җитәкче сүзләренә караганда, республика күләмендәге конкурста катнашу – яшь музыкантлар өчен зур тәҗрибә. Аларның репертуары хәрби тематика җырларыннан тора. Конкурс көнендә һава торышы начар булуга карамастан, катнашучылар үз-үзләрен кыю тота. Алар истәлеккә дипломнар, кыйммәтле бүләкләр һәм, әлбәттә, тамашачыларның алкышлары белән бүләкләнәләр. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яшь музыкантлар өчен конкурста бу беренче катнашу түгел. Алар беренче тапкыр Кукмара шәһәрендә үткән конкурста чыгыш ясадылар. Анда балалар оркестры җиде район арасында икенче урынны алды.
Без ихлас күңелдән тынлы оркестр коллективларына музыка карьерасында моңа охшаш конкурсларда күп җиңүләргә ирешүләрен, уңышлар һәм казанышлар, иҗади илһам һәм алга барырга омтылыш телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев