Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Шәһәр «акыллы» булачак, әгәр анда яшәүчеләр моңа әзер булсалар»

Фәнни-техник семинарда шәһәр тирәлеген цифрлаштыру турында сөйләштеләр.

Җәйге тәнәфестән соң гомумшәһәр фәнни-техник семинары үз эшен яңадан башлап җибәрде.

Көзге сезонда беренче очрашу, гадәттәгечә, «Вектор» радиокомпаниясенең кышкы бакчасында узды. Анда район башлыгы Дмитрий Иванов, хакимият, җәмәгатьчелек, бизнес, фәнни тармак вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре катнаштылар. Эшлекле очрашу барышында шәһәр тирәлеген цифрлаштыру темасы буенча фикер алыштылар. Бу темага доклад белән Дмитрий Иванов чыгыш ясады. Ул «Акыллы шәһәр» концепциясе кысаларында Чистайда нинди эш алып барылуы турында сөйләде.

– Чистайда «Акыллы шәһәр» концепциясен куллану шәһәр хезмәтләренең, шул исәптән энергетика, транспорт, ТКХ һәм башка өлкәләрнең сыйфатын һәм продуктивлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән инновацион һәм санлы технологияләрне куллану белән бәйле. Әлеге концепцияне гамәлгә кертүнең төп идеясе – технологияләр ярдәмендә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту, – диде Дмитрий Алексеевич.

Безнең район өчен сизелерлек алга китүне ул хәзерге вакытта халыкның 54 процентының салымнарны, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне онлайн түләүләрен, субсидияләрне онлайн рәсмиләштерүләрен атады. Дмитрий Иванов җәмәгать транспорты эше темасына җентекләп тукталды.

– 2018 елда «Вектор-Навигатор» предприятиесе белән берлектә шәһәр эчендәге маршрут транспортын күзәтү мөмкинлеге барлыкка килде. «Яндекс. Карты» кушымтасы ярдәмендә хәзер чистайлылар маршрутны планлаштырырга һәм тукталышта озак көтеп тормаска мөмкиннәр. Интернет ярдәмендә алар теге яки бу автобусның кайда булуын, алар өчен кирәкле тукталышка кайсы вакытта килеп җитүен җиңел генә карый алалар. Әмма, ни кызганыч, биредә әлегә өзеклекләр дә була, автобуслар һәрвакытта да график буенча төгәл йөрмиләр. Бу мәсьәләне хәл итү өстендә без ташучы предприятие белән бергә эшлибез, – дип ассызыклады район башлыгы.

Цифрлаштыруны гамәлгә кертүнең өстенлекле юнә лешләренең берсе булып шәһәр нең җәмәгать киң лекләрендә иминлек тәэмин итү кала. Сүз видеокамералар урнаштыру, шулай ук муниципаль объектларда куркынычсызлык системаларын модернизацияләү турында барды. Дмитрий Алексеевич сүзләренә караганда, бүгенге көндә Чистайда «Акыллы шәһәр» системасы буенча 108 видеокүзәтү камерасы эшли.

– Без ел саен кешеләр күпләп җыела торган урыннарда, җәмәгать киңлекләрендә, шул исәптән күп фатирлы йортларда 30-40 видеокамера урнаштырырга тырышабыз. Бу эш үз нәтиҗәләрен бирә. Видеокүзәтү системалары ярдәмендә бик күп җинаятьләр ачылды, – диде Дмитрий Иванов.

Безнең шәһәрдә «акыллы» светофорлар да эшли. Аларның сигналлары бе лән динамик идарә итү яр дәмендә урам-юл челтәре агымнарының үткәрүчәнлеге оптимизацияләнә. Системаның эше аварияләрне киметергә ярдәм итә. Башлык Чистай эшмәкәрләренең маркетплейсларны (электрон сәүдә кибетләрен) актив кулланулары турында да сөйләде. Коронавирус белән бәйле чикләүләр чорында эш итүнең мондый төре продукцияне сатуның мөһим юнәлеше була. Беренче яртыеллыкта районның 97 эшмәкәре онлайн-мәйданчыкларда эшләргә җәлеп ителгән.

«Акыллы шәһәр» концеп циясенең состав өлеше, һичшиксез, «акыллы йорт» системасы.

– Бу юнәлештә «Бетар» ПКФсы предприятиесе тарафыннан энергия ресурсларын куллануны исәпкә алу, шулай ук алынган мәгълүматны клиентка автомат рәвештә җыю, эш кәртү һәм тапшыру сис темасы эш ләнде. Система торак-коммуналь хуҗалык эшчәнлегенең ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек бирә, исәпләү приборларыннан күрсәткечләр тапшырганда һәм ТКХ өчен исәп-хисап ясаганда ялгышлар китүгә юл куймый. Бүген мондый система бездә әлегә ике йортта гына урнаштырылган. Халыкны «акыллы» исәпләгечләрдән файдаланырга күндерүе авыр, кешеләр моның өчен акча сарыф итәргә теләмиләр. Без әлеге системаны әлегә муниципаль учреждениеләрдә кертү турында карар кабул иттек, – дип билгеләп үтте Дмитрий Иванов.

Үз чыгышында район башлыгы медицина өлкәсендә цифрлаштыру үсеше турында сөйләде. Инновацион технологияләр авыл хуҗалыгы тармагында актив һәм уңышлы кулланыла. Мәсәлән, районның терлекчелек предприятиеләре мөгезле эре терлекләрне аларга тамга салу юлы белән теркиләр һәм идентификациялиләр. Агротехник чараларны алып бару һәм контрольдә тоту, авыл хуҗалыгы җирләрен инвентаризацияләү өчен пилотсыз очу аппаратлары кулланыла. Мегафермада технологияләр уңышлы гамәлгә кертелгән.

– Сәнәгать производствосыннан алып көнкүрешне оештыруга кадәр төрле өлкәләрдә гадәттәге гамәлләрне сизелерлек үзгәртә торган инновацион технологияләр шәһәр тирәлеге үсешендә елдан-ел әһәмиятлерәк була бара. «Акыллы шәһәр»нең даими үсә торган концепциясе белән бергә атлап бару өчен хакимият органнарының, бизнес-бергәлек һәм халыкның күмәк практикасы булганда гына ирешергә мөмкин. Шәһәр чын-чынлап «акыллы» булачак, әгәр аның бөтен яшәүчеләре моңа әзер булсалар гына. Үз чиратымда, сезнең барыгызны да муниципалитетларның цифрлы инициативалары буенча эшкә җәлеп итәргә теләр идем, алар кысаларында мин һәм минем хезмәттәшләрем укулар узалар. Проект эше социаль өлкә, төзелеш, гражданнар өчен дәүләт, санлы трансформация, технологик омтылыш буенча алып барыла. Сезнең идеяләрегезгә һәм тәкъдимнәрегезгә шат булачакбыз, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы үз чыгышын тәмамлап.

Беренчеләрдән булып үз тәкъдимен «Вектор» РКнең генераль директоры Виктор Классен яңгыратты. Ул сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылды.

– Ни өчен Мәскәү мисалында шәхси медицина электрон кабинетларын ясамаска? Анда кеше сәламәтлеге турында бөтен мәгълүмат җыелып бара. Безнең шәһәр турында түгел, ә гомумән Татарстан турында сүз йөртәм, – дип билгеләп үтте Виктор Иванович.

Район башлыгына туризм турында да сорау бирделәр.

– Шәһәребезнең туристлык индустриясенә цифрлаштыруны кертү буенча нинди дә булса планнар бармы?

Дмитрий Алексеевич прог рам маның инде эшләнгән булуын билгеләп үтте. Ул шуннан гыйбарәт, шәһәрнең һәр тарихи бинасында куар код урнаштырылачак, аны телефондагы скан аша үткәреп, әлеге объект турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин булачак. Шулай ук хәзерге вакытта музей объектлары буенча табличкалар рәвешендәге юл күрсәткечләрен электронга алыштырырга планлаштыралар.

Семинарда шулай ук эре апертур фазалы антенна рә шәткәләре нурланышы характеристикаларын үлчәү ысуллары турында да сөйләштеләр. Бу тема буенча «Вектор» РКнең генераль директоры Виктор Классен чыгыш ясады.

Гомумән алганда, семинар нәтиҗәле узды. Эшлекле очрашуда катнашучылар фикер алышуларга актив кушылдылар, сораулар бирделәр, үз идеяләрен тәкъдим иттеләр.

– Бу быелгы көздә безнең беренче семинарыбыз. Аның эшенә башка предприятиеләр дә активрак кушылуын, җитәкчеләренең яки белгеч ләренең безнең очрашуларда инициатива күрсәтүләрен, яңа эшләнмәләре турында сөйләүләрен телим, – дип нәтиҗә ясады Виктор Классен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев