Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәхси ярдәмчеләр кемнәр алар?

1нче урта мәктәпнең дүртенче сыйныф укучылары «Саннар дәресе»ндә шәхси ярдәмчеләр – ясалма интеллект нигезендәге программалар белән таныштылар.

Интернетта вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрергә ярдәм итүче дәресне информатика укытучысы Светлана Казакова алып барды. Ул мондый дәресләр Интернетта төрле ресурслардан файдаланырга гына түгел, ә кызыксынучанлыкны, логик фикерләүне үстерергә дә ярдәм итә, төркемнәрдә эшли белүне формалаштыра, дип саный.

Мәктәп кыңгыравы чыңлаганнан соң малайлар һәм кызлар санлы технологияләр дөньясына чумдылар. Алар командаларга бүленделәр. Өстәл артында аларның һәрберсенең планшеты ятты. Укытучы шәхси ярдәмчеләрнең кеше сорауларын ничек эшкәртүләре һәм бу эштә аларга нинди технологияләр ярдәм итүләре турында сөйләде.

Укучылар виртуаль әңгәмәдәшкә камка тутай аркасындагы кара нокталар саны нәрсәгә бәйле, Хеопс пирамидасын кем төзегән кебек төрле сораулар бирделәр. Малайлар һәм кызлар һава торышын, хәзер кайда булуларын белделәр һәм хәтта уеннар уйнадылар.

Дәрестә Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов булды. Ул кече сыйныфларда укучы малайларның һәм кызларның яшь булуларына карамастан, мондый темаларга мөнәсәбәтләре җитди булуын билгеләп үтте.

– Без санлы технологияләр киң кулланылучы җәмгыятьтә яшибез. Әгәр балалар балачактан программалаштыру нигезләренә тартылсалар, аның санлы өлешен белсәләр, аларны яхшы киләчәк көтә, – дип билгеләп үтте Михаил Иванович.

Дәрес шәхси ярдәмче­ләрнең ничек оештырылуы, көндәлек тормышта ничек барлыкка килүе һәм кулланылуы, алар нигезендә ятучы технологияләр турында видеоролик карау белән дәвам итте. Шулай ук балалар виртуаль программаның нинди этаплардан торуын белделәр. Ролик шул ягы белән үзенчәлекле булды, тема белән спикер гына түгел, турыдан-туры тавыш бирүче ярдәмче дә таныштырды.

Дәреснең практик өле­ше уен формасында үтте. Укучылар компьютер артына утырдылар, анкета тутырдылар һәм эшкә керештеләр. Онлайн-тренажерда биремнәрне үтәп, малайлар һәм кызлар шәхси ярдәмчеләрнең функцияләре һәм акыллы йорттагы җайланмалар белән таныштылар. Төрле сорауларга җавап биреп, алар үзләрен уйлап табучылар итеп тойдылар.

– Информатика дәресләрен мин яратам. Безгә һәрвакыт кызыклы, гадәти булмаган нәрсәләр турында сөйлиләр. Бүген мин тавышлы ярдәмченең теләсә нинди сорауларга җавап бирә алуын белдем. Минем телефонга да аны урнаштырырга мөмкин икән, – дип кичерешләре белән уртаклаша 4 В сыйныфы укучысы Румия Габитова.

«Саннар дәресе» мәктәпләрдә «Россия Федерациясенең санлы икътисады» милли программасы кысаларында даими үткәрелә. Аларның һәркайсы билгеле бер темага багышланган һәм санлы белем һәм күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев