Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шөкер кылып яши белик

Аллаһы Тәгалә адәм балаларына сынауны төрлечә бирә. Берәүләрне югалту, кайгы-хәсрәт, икенчеләрне фәкыйрьлек яисә киресенчә, байлык белән сынаса, кайберәүләрне авыру белән сыный. Без, адәм балалары, үз өлешебезгә тигән сынауларны сабырлык, түземлек белән, артык бәргәләнми-сыкранмый гына узарга тиешбез. Өметне бервакытта да өзәргә ярамый, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте киң: үзе ярдәмен дә, шифасын да,...

Мин дә берничә ел элек зур сынау алдында калдым, бик нык авырып киттем. Мәскәүдә дәвалану өчен зур суммада акча кирәк булды. Шул вакытта миңа ярдәм кулы сузучы мәрхәмәтле кешеләргә ихлас күңелемнән җирле газетабыз аша рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Иң беренче чиратта мин үзем эшләгән 2нче гимназия коллективына, тугры хезмәттәшләремә, гимназия җитәкчесе Равилә Гайнетдиновага, шулай ук муниципаль район Советының дини мәсьәләләр буенча баш белгече Рөстәм Хөснуллинга рәхмәтлемен. Чирек гасыр гимназиядә эшләү дәверендә без анда бер гаилә кебек булып беткән идек, шуңа күрә дә алар минем хәсрәтемне дә үзләренеке кебек кабул иттеләр, беренчеләрдән булып ярдәмгә килделәр. Шулай ук ата-аналарның, укучыларымның, хәтта кечкенә сыйныф укучыларының да зурларча ярдәм итәргә тырышулары күзләргә яшьләр китерде, җанымны җылытты, ышанычымны арттырды. Замана үзгәрде, кешеләр кырысланды дигән сүзләрне еш ишетеп, тормыш моны раслый торса да, кешелеклелек, авыр чакта кешегә ярдәм итү кебек асыл сыйфатларның югалмыйча сакланып килүләрен тою киләчәккә өмет- ышанычны да арттырды... Ни дисәк тә, яхшылыкның, мәрхәмәтлелекнең югалмавы, яшьләребездә, бәләкәй генә укучылырыбызда да шушы сыйфатларны сизү, күрү нык сөендерде. Гомерем буе балалар арасында булганга балаларны нык яратам мин, хәзер дә бик сагынам үзләрен, һәрберсенең битләреннән үбәсем, сөясем килә... Барысы да исән-имин булсыннар, гел шулай мәрхәмәтле, олы йөрәкле булып калсыннар.

Элеккеге директорыбыз Роза Идрисова җитәкчелегендә гимназия ветераннарына да рәхмәт сүзләремне җиткерәсем килә. Миңа һәрберсе ихлас күңелләреннән ярдәм итәргә ашыкты. Барлык мәктәп, гимназия коллективлары, шулай ук туганнарым, авылдашларым, сыйныфташларым, тирә-күрше авыл халкы да һәрберсе кулларыннан килгәнчә ярдәм кулы сузды. Гимназиягә килеп бер ханым зур суммада акча калдырып киткән, хәтта исемен дә әйтмәгән. « Изгелек кыл да суга сал» ди халык мәкале. Чын яхшылык эшләү менә шулай буладыр ул, яшереп кылган яхшылыкның әҗер- савабы да күп була дип өйрәтә динебез.

Күбебез яратып укый торган , танылган журналист Миңназыйм Сәфәров җитәкләгән «Ватаным Татарстан» газетасы төп химаячем булды дисәм дә, хата булмастыр. Олы йөрәкле, мәрхәмәтле журналист Гөлгенә Шиһапова минем хакта язмалар бастырды. Төп химаячене дә ул табып бирде. Мең-мең рәхмәт аларга.

Аллаһы Тәгаләмә мең шөкер, әйләнә-тирәмдә төпле киңәшләре, җылы сүзләре белән юатучы кешеләрем дә күп. Туганыбыз Гөлия Мирсәйҗанова әнә шундыйлардан. Энесе Марат абый белән матди яктан да нык булыштылар. Элек 6нчы мәктәпне җитәкләгән Гөлсания Ишковага, хәзер шушы мәктәпне җитәкләүче Дания Әхмәтҗановалар да коллективлары белән бергәләп ярдәмгә ашыктылар. Улым Илнурның хезмәттәшләре - «Радар» оешмасы инструкторларының да кеше кайгысына битараф калмаулары шатландырды. Кызым Гөлнур Казаннан танылган артистлар белән бергәләп хәйрия концерты оештырдылар. Анда катнашкан, ярдәм иткән һәрбер кешегә, артистка, килгән тамашачыларга, «Чистай» мәдәни-ял итү үзәге директоры Резидә Ситдыйковага, мәдәният бүлеге хезмәткәрләренә ихластан рәхмәт.

Билгеле инде, рәхмәтнең иң зурысын көнен дә, төнен дә минем янәшәдә булган, минем авыруларымны үзләренекедәй кабул итеп, мине юаткан, җылы сузләре, ягымлы карашлары белән җылыткан, мине яшәүгә өметләндергән якыннарыма - кайгыртучан, сабыр холыклы ирем Таһирга, мәрхәмәтле , акыллы балаларыма, олы йөрәкле, киң холыклы әти-әниемә ирештерәсем килә. Терелә дисәләр, җир читенә дә алып барырга риза алар. Авылдан әни әллә нинди үләннәр җыеп, төнәтмәләр ясап җибәрә, ничек тә мине терелтәселәре килә.

Изге китабыбыз Корьәнне укый алуыма, намазлы булуыма сөенеп туя алмыйм. Болар минем өчен зур шатлык - зур байлык. Мине гарәпчә укырга өйрәтүче Рәйсә апа Хәсәншинага рәхмәтлемен. Корьән, намаз укыгач тынычланып, җиңеләеп калам. Авыруларым да онытылып торгандай була. Өметсезләнергә ярамый, сынауларны сынатмыйча үтәргә кирәк. Аннары өметсез шайтан гына диләр бит... Аякларым йөрсә, мәчеткә йөрер идем, дини белемемне арттыру өчен дини уку йортына укырга керер идем дип хыялланам. Шул ук вакытта бүгенгесе көндә исән-сау, якыннарым янәшәсендә булуыма сөенәм. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын. Миңа авыр чакта ярдәм кулы сузган, җылылык, көч-куәт, ышаныч өстәгән барлык мәрхәмәт ияләренә (барысының да исемнәрен әйтеп булмый, үпкәләмәсләр иншАллаһ) чын йөрәгемнән тагын бер кат рәхмәт сүзлзре юллыйм. Барыгыз да сау-сәламәт булыгыз, исән-сау булуыбызга шөкер итеп яши белик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев