Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Шикле әйбер күрсәгез, нишлисез?

    «Экстремизмга – юк!» айлыгы бара. Ул милләтара һәм динара татулыкны ныгытуга, террорчылыкны һәм экстремизмны кисәтүгә, социаль, этник һәм дини нигездәге каршылыкларны булдырмауга, җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруга юнәлдерелгән.

    Террорчылыктан саклану мәсьәләләрендә халыкның хәбәрдар булуы мөһим. Чөнки кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере безнең уяу булуыбызга һәм килешенеп эшләвебезгә бәйле булырга мөмкин. Без респондентлардан: «Шикле әйберләргә тап булсагыз, нишлисез?» – дип сорадык.

     

    Валентина Солдатова, әдәби берләшмә һәм хореография коллективлары җитәкчесе:

    – Шикле әйбер янына якын килергә, аны ачып карарга ярамый. Хокук саклау органнарына хәбәр итәргә һәм тирә-юньдәгеләрне кисәтергә кирәк. Ни кызганыч, хәзерге дөньяда вәзгыять шундый, безгә һәрвакыт игътибарлы һәм уяу булырга туры килә.

    Без террорчылык һәм экстремизм белән бәйле фаҗигале вакыйгаларны тирән кичерәбез. Әлбәттә, алар безнең тормышыбызга йогынты ясый, без үзебездә үзгәрешләр сизәбез. Мәсәлән, белем бирү учреждениеләренә хәзер болай гына эләгеп булмый, бөтен җирдә көчәйтелгән сак тора. Һәм бу дөрес тә! Барысының да тату яшәвен телим.

     

    Илфат Мәгыйзов, җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге начальнигы:

    – Минемчә, нәрсә эшләргә кирәген барыбыз да белергә тиеш, чөнки үзебезнең дә, тирә-юньдәгеләрнең гомере дә моңа бәйле булырга мөмкин. Бервакытта да шикле әйбергә якын килергә, аңа кагылырга һәм ачарга ярамый. Кичекмәстән «02» телефонына шалтыратырга, шушы әйбер һәм аның кайда булуын хәбәр итәргә кирәк.

     

    Камил Хөснетдинов, студент:

    – Нәрсә эшләргә кирәген барысы да беләдер, дип уйлыйм. Әмма бу очракта барысы да дөрес эшлиме – монысы икенче мәсьәлә. Күпләр, хуҗасыз пакетны күреп, чүп-чар яки кем дә булса онытып калдырган, дип уйлап, яныннан узып китә. Ә бу алай булмаса?! Ни кызганыч, бездә моңа салкын карарга күнеккәннәр. Безгә котычкыч хәлләр кайдадыр еракта була һәм безгә берничек тә кагылмаячак дип тоела. Әмма Казан мәктәбендә килеп чыккан хәл бөтен кешене шаккатырды. Ә бит атучы урам буйлап мылтык тотып барган һәм бу беркемне дә сагайтмаган. Мондый хәл бүтән беркайчан да кабатланмас һәм без барыбыз да бу фаҗигадән сабак алырбыз дип ышанасы килә.

     

    Светлана Винокурова, музыкаль җитәкче:

    – Шикле әйберләр ачыкланган очракта күрелергә тиешле чаралар турында бөтен җирдә: белем бирү учреждениеләрендә, хезмәт коллективларында сөйлиләр, белешмәлекләр оешма биналарында, автобусларда, җәмәгать урыннарында эленеп тора. Шуңа күрә алар һәркемгә билгеледер, мөгаен. Шикле әйбер янына якын килергә ярамый, хокук саклау органнарына хәбәр итәргә, «01» яки «02» телефоннарына шалтыратырга кирәк.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: