Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шикле «рәхәтлекләр» авыр газапларга әверелә

30 майдан 30 июньгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» дигән наркотикларга каршы акция уза.

Ул Халыкара наркотик матдәләрне куллану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәш көненә туры китереп үткәрелә.
– 2018 елда наркология хезмәте эшчәнлеген һәм хокук саклау структуралары эшен яхшырту нәтиҗәсендә наркотик, психотроп һәм агулы матдәләр куллануның ачыкланган очраклары саны артты, – ди табиб-нарколог Екатерина Крестникова.  – Беренче тапкыр «Наркомания» диагнозы белән - ике һәм наркотиклар, психотроп матдәләр кулланган өчен унөч кеше исәпкә алынды. Алар диаг­ностика, профилактик чаралар, тиешле дәвалану, медицина һәм социаль тернәкләнү үтәләр. Наркология бүлмәсендә барлыгы 90 чистайлы «Наркомания» диагнозы белән һәм табиб билгеләвеннән башка наркотик һәм психотроп матдәләрне очраклы кулланучы 113 кеше исәптә тора.
Балалар наркологында агулы матдәләр кулланучы 18 яшькә кадәрге 7 яшь чистайлы исәптә тора. Табиб-наркологта исәптә торучы кешеләрне даими тикшерү үз эченә наркотик һәм психоактив матдәләргә анализлар үткәрү, дарулар белән дәвалауны һәм психотерапияне ала.
Наркоманиядән җәфа чигүче 18 кеше агымдагы елда республика наркология диспансерына тернәкләнү курсы белән стационар дәвалануга җибәрелә.
Әйтергә кирәк, наркотикларны кан тамырына кертеп куллану очраклары кими. Синтетик наркотик матдәләрне тәмәке тарту һәм сулау өстенлек итә. Еш кына наркотиклар кулланучылар алкоголь бәйлелеккә дә ия.
Эшкә урнашу өчен 149 чистайлыга һәм машина йөртү таныклыгы алу өчен тиешле анализ бирдереп, 192 кешегә медицина тикшеренүе үткәрелә. Шәһәрнең барлык уку йортларында даими рәвештә лекцияләр укыла, наркотикларга каршы пропаганда буенча әңгәмәләр үткәрелә.
Ярдәм кирәк булган очракта, без һәркемгә, шул исәптән, якыннары наркотик матдәләр кулланучылар һәм, әлбәттә, балаларының наркотиклар куллана башлавына шик туган ата-аналар өчен консультацияләр үткәрергә әзербез. Безгә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз, проблеманы хәл итәргә мөмкин.
Әлеге тайгак юлга басканчы, аның азагы нинди булачагын кызыксыныгыз. Шикле «рәхәтлекләр» һәрвакыт авыр физик һәм рухи газапларга әверелә, тулы канлы тормыш белән яшәү мөмкинлегеннән үзегезне мәхрүм итмәгез! Гади итеп әйткәндә, үз-үзегезне харап итмәгез!

Кая мөрәҗәгать итәргә
Наркология бүлмәсе Энгельс урамы, 53 адресы буенча урнашкан, тел. 4-42-88.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X