Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шикле «рәхәтлек»ләр афәткә илтә

Олылар арасында киндераш препаратлары куллану сәбәпле диспансер исәбендә 67 кеше тора, шуларның 12сендә бәйлелек формалашкан. Балалар наркологында исәптә торучылар юк.

Каннабиоидлар төркеменә керүче наркотик матдәләр куллануның аяныч нәтиҗәләре турында табиб-нарколог Дамирә Хөснетдинова сөйли:
– Бу төркемгә киндерашның төрле сортларыннан ясалган препаратлар керә, алар арасында марихуана, гашиш, гашиш мае, анаша, план бар. Алар барысы да зәһәр исле һәм ачы тәмле. Каннабиоидлар куллануның төп ысулы булып аны үзен генә яки тәмәке белән кушып тарту тора. Гадәттә, аны төркем-төркем тарталар, ялгыз гына тарту сирәк күренеш һәм, кагыйдә буларак, алар физик бәйлелектә торучы кешеләр.
Исерү һәм дозаны артык куллану билгеләре
Исерү кабул иткән наркотикның дозасына турыдан-туры бәйле. Ул наркотикны тартканнан соң ук барлыкка килә һәм 2-4 сәгать дәвам итә. Зур булмаган һәм уртача дозаларда кулланганда түбәндәге билгеләр күзәтелә: күзләр артык ялтырый, күз карасы киңәя, бит, иреннәр һәм күз агы кызара. Тышкы ярсыткычларга, төсне һәм музыканы кабул итү интенсивлыгына сиземләү арта. Киндераш белән исерү халәтендә кеше хәрәкәтчән була: аның биергә, сикерергә теләге барлыкка килә.
Киндераш препаратлары кабул иткәндә фикерләр агымы барлыкка килә һәм логик фикерләү катлаулана, шуңа күрә сөйләм тизләнә, кеше күп һәм теләсә нәрсә сөйли башлый. Әйләнә-тирәдәгеләрнең аз гына хәрәкәтләнүе дә аларда сәбәпсез, тыя алмаслык көлү тудырырга мөмкин. Исерүнең характерлы билгеләре булып артык яхшы аппетит (бигрәк тә баллы ризыкларга), сусау һәм авыз кибү тора.
Препаратлар кулланганнан соң 3-4 сәгать вакыт узгач, бар нәрсәгә битарафлык, хәлсезлек күзәтелә. Препарат дозасын арттырган очракта кискен психоз, саташу, паникалы курку барлыкка килергә мөмкин. Шундый халәттә авыру үзе һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч булырга мөмкин.
Кызыксыну һәм модадан калышмау?!
Гашиш һәм марихуана тарта башлауның төп сәбәбе – кызыксыну һәм модадан калышмау. Киндерашны гомерендә беренче тапкыр тартканда кеше еш кына бернинди тойгылар кичерми яки ул косарга, аның башы әйләнергә, авыртырга һәм борчулы халәттә булырга мөмкин. Наркотик белән эксперимент дәвам итсә, киндерашның тәэсире икенче-өченче тартуда барлыкка килә.
Каннабиоидлы наркоманиянең беренче стадиясе наркотикка тартылу белән характерлана: авыру аны актив эзли һәм эйфориягә омтыла. Психик бәйлелек очраклы кулланганда 10-12 ай дәвамында формалаша. Еш кулланганда (атнага 2-3 тапкыр) һәм наркотик белән алкогольне бергә кулланганда ул 6-8 ай үткәннән соң ук барлыкка килергә мөмкин.
Каннабиоидлардан психик бәйлелек формалашканнан соң тарту гадәти рәхәтлеккә әверелә. Наркотикның булмавы канәгатьсезлеккә һәм ярсучанлыкка, хәлсезлеккә һәм йокымсырауга китерә, тормыш күңелсез, төссез булып тоела башлый.
Вакыт узу белән тартудан элеккеге нәтиҗәгә ирешү өчен кич буена бер түгел, ә өч-биш сигарет кирәк булырга мөмкин. 
Икенче стадия системалы кулланган вакытта 2-3 елдан соң яки даими тартканда 6-8 ай эчендә барлыкка килә. Авыруга наркотик эшчәнлек алып бару өчен кирәк, чөнки аннан башка ул эшкә сәләтсез, хәлсез була. Каннабиоидлар куллану формасы да үзгәрә: көнгә берничә тапкыр ялгызы гына качып-посып тарта башлыйлар.
Наркотикка тулы физик бәйлелек
Икенче стадиядә наркотиктан физик бәйлелек формалаша. Наркотик кулланмый тору аркасында сызланулар соңгы тапкыр тартканнан соң 4-5 сәгать үтүгә барлыкка килә. Алар вакытында наркоманның гәүдәсе бөгәрләнә, сикергәли, буыннары түзә алмаслык сызлый, эре-эре тир тамчылары бүленеп чыга, косасы килә, бөтен гәүдә тартыша, калтырана. 
Икенче тәүлектә күкрәк читлеге кыса, йөрәк тирәсендә дә авыртулар барлыкка килә, кеше авыр сулыш ала башлый, чигәсе кыса, тән тиресе кызыша. Барлык очракларда да сызлану синдромы борчылу, саташу, авыр газаплар белән үтә. Каннабиоидлардан баш тартуның 3-5нче тәүлекләрендә озакка сузылган һәм хроник психозлар күзәтелергә мөмкин.
Өченче стадия даими рәвештә наркотик кулланганда 9-10 елдан соң башлана. Наркоманның тышкы кыяфәте үзгәрә: тән тиресе юкара, кибә, картая, чәче коела, тешләре сына, чери. Бавыры, бөере, йөрәге, эчәкләре, кан тамырлары, баш мие зарарлана, сөякләре сынучан була, акылы зәгыйфьләнә. Бөтен организмы таушала. Теләсә нинди юл белән наркотиклар табу теләге бердәнбер максатка әйләнә.

Куркыныч күренешләр! Шикле «рәхәтлек»ләр һәрвакыт физик һәм рухи газапларга әвереләләр. Әлеге тайгак юлга басар алдыннан наркотик­ларга бәйлелек нәтиҗәләре турында уйланырга кирәк.
Россия Эчке эшләр министрлы­гының Чистай районы буенча бүлегенең криминаль сводкасында даими рәвештә наркотик чараларын законсыз саклау, күчереп йөртү турында хәбәрләр барлыкка килә. Менә узган атнада да наркотик чараларны законсыз сату һәм тартып алуның берәр очрагы теркәлгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев