Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шикаятьләр китабы урынына – фотога төшерү

Бу елдан башлап товарларны ваклап сатуның, шул исәптән дистанцион ысул белән, яңа кагыйдәләре билгеләнде.

Төп яңалыкларны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чис­тай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев аңлатты.

– Стационар ваклап сатуны, үрнәкләр һәм дистанцион ысул белән товарлар сатуны, комиссион сәүдәне җайга салучы гамәлдәге кагыйдәләр бүтән кулланылмый. Хәзер сатучы кулланучыдан дәгъва кергән очракта аңа җавап җибәрергә тиеш. Элек сатучыларның андый вазифалары юк иде. Кагыйдә буларак, исемнәренә тап төшерергә теләмәгәннәр генә сатып алучыларның шикаятьләрен тикшерә иделәр. Әмма шунысы бар, хәзер кибеттә кулланучылар өчен Фикерләр һәм тәкъдимнәр китабы булу мәҗбүри түгел. Үз фикереңне социаль челтәрләрдә, санлы сервисларда калдырырга мөмкин, – ди Владимир Михайлович.

– Моны ничек эшләп була?

– Сатып алучылар кәрәзле телефон камерасына закон бозуларны кыю рәвештә төшерә алалар. Ә элек сатучылар кибет территориясендә фотога яки видеога төшерүне тыя һәм сакчыларны чакырта ала иделәр. Социаль челтәрләрдән кала, боларның барысын да фикерләр сайтларында урнаштырырга мөмкин.

– Сатучылар сатып алу турында мәгълүмат, касса һәм товар чеклары бирергә тиешме?

– Кулланучыларның төп хокукларын һәм сатучыларның вазифаларын беркетүче база нормалары сакланды. Сатучылар элеккечә үк сатып алучыларга сатыла торган товар турында тулы мәгълүмат, касса чегы яки кирәк булган очракта товар чегы, товарларны контроль үлчәү мөмкинлеге бирергә тиешләр.

 – Сыйфатсыз товарны кире кайтаруга киткән чыгымнарны хәзер кем кайтара?

– Ваклап сату кагыйдәләрендә сыйфатсыз товарны кире кайтаруга киткән чыгымнарны сатучы кап­ларга тиеш дип күрсәтелгән. Мәсәлән, сезгә кәнәфи китергәннәр ди, әмма ул икенче көнне үк җимерелсә, сез сатучыдан үз хисабына аны алып китүен һәм сыйфатлы товарга алыштыруын яки акчаны кире кайтаруын таләп итә аласыз. Һәм хәзер сатучы кулланучыдан дәгъва кергән очракта аңа җавап бирергә тиеш.

– Кеше товарны автомат аша сатып алган булса?

– Сатучы кулланучыга оешманың атамасын, аның төп дәүләт теркәү номерын, урнашу урынын һәм адресын, эш режимын, телефон номерын һәм электрон почта адресын җиткерергә тиеш. Шулай ук ваклап сату-алу килешүе төзү өчен автоматтан файдалану кагыйдәләре, товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару тәртибе күрсәтелергә тиеш.

– Интернет-кибетләргә нинди яңалыклар кагыла?

– Дистанцион сатып алынган һәм өйгә китерелә торган товарны хәзер турыдан-туры заказчыга гына түгел, ә кулланучының туганнарына яки аның белән яшәүче затларга ышаныч кәгазе, паспорт яки башка документлар таләп итмичә тапшыра алалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X