Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шигърият, җыр-моңнарыбыз дулкынында тирбәлдек...

Татар Ялтанында узган әлеге әдәби-музыкаль кичәдә авыл халкы рәхәтләнеп ял итте, рухи азык алды...

Эшемне бик яратып, җиренә җиткереп эшләргә яратам. Башкарган хезмәтемнең авылдашларыма да ошавын, аның бар кешеләргә дә файдалы булуын, рухи байлык бирүен телим. Авыл мәдәнияте йортында уздырган чаралар һәр кешегә канәгатьлек бирсен дим. Шул ук вакытта авылдашларымның ял вакытларын төрләндерәсем дә килә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында уздырыла торган чаралар тамашачыларны уйландырсын да, ничектер бик истә дә калсыннар иде. Бигрәк тә, 8 Март бәйрәме хатын-кызларыбыз өчен бик җылы итеп узсын иде.

Ниндирәк чара әзерләргә икән дип озак баш ватмадым: авылдашларымның үзләре катнашында уздырырга булдым тамашаны. Үзебезнең авылда да бит моңлы, көчле тавышлы җырчыларыбыз да, баянчыбыз да, биючебез дә бар. Барысы белән дә аерым сөйләшеп чыктым: чарада катнашырга авылдашларым шатланып риза булдылар. Көчле, матур, моңлы тавышлы җырчыбыз Ситдыйкова Сания, оста баянчы да, җырчы да булган Илдар Мингалимов, моңлы тавышлы авылдашым, Таулы Карабахның Степанакерт кайнар ноктасындагы хәрби гамәлләрендә катнашкан сугыш ветераны, авылдашыбыз Мостафин Ринатның әнисе Мостафина Кадрия апа да, җырчыбыз Роза Галиева авылдашларның күңелләрен беренче тапкыр гына күрүләре түгел инде. Авылдашларым янына үземнең кичәгә әнием, Мөслим авылында яшәүче 84 яшьлек Роза ханымны да чакырасым килде. Әниемнең шулкадәр моңлы, матур тавыш белән җырлавын әле авылдашларымның тыңла ганнары юк иде. Әнием җырларга бик теләп ризалашты.

Күңелемнән тамашабызның тәртибен төзедем. Барысы да урында шикелле. Тик нәрсәдер җитеп тә бетми. Җырлар да булды, оста баянчы да, бию дә бар. Шигырьләр җитми икән бит!

Шулвакыт мин үзебезнең авыл кызын, хәзергесе вакытта Чистай шәһәрендә яшәүче Рушания ханым Закированы искә төшердем. Соңгы вакытта Инстаграм битләрендә мин аның матур гына язылган шигырьләрен куеп баруына игътибар иткән идем. Менә бит! Шигырьләр язучы үзебезнең авыл кызы! Шунда ук шалтыратып, ниятләремне аңлаттым авылдашыма. Бераз уйланыбрак алгач, Рушания ханым да чарада катнашырга шатланып риза булды. «Авылдашларым алдында шигырьләремне кәгазь битләреннән уку килеш мәс, җыентык чыгару турында хыяллана идем. Бәлки, бу чарага кадәр хыялымны тормышка ашырып булыр әле», – дип ул безнең сөйләшүебез азагында үзенә яңа максатлар да куеп калды.

Вакыт дигәнең бик тиз уза торды. Сөйләшүебезгә ике атна узганнан соң Рушания ханым шалтырата: «Минем җыентыгым әзер». Ә тавышындагы шатлыкны яшереп тә тормады! Мин дә авылдашымнан ким шатланмаганмындыр. Рушания ханым кичәгә Чистай татар театры артистларын да чакырасы килүен әйтте.

Әдәби-музыкаль кичәнең белдерүен җыентык исеме белән атарга булдык: «Ургылган хисләрем алкышы...».

Ниһаять, билгеләнгән көн килеп тә җитте. Мәдәният йортында бүген авылдашлар бәйрәм итәчәк! Сәхнә бәйрәмчә бизәлгән, авылыбыз артистлары матур итеп киенеп куйганнар, тамашачыларыбыз килә торалар, шәһәребездән кунаклар көтәбез.

Менә көтелгән кунаклар килеп тә җиттеләр. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы җитәкчесе Фәрит әфәнде Галимов, Чистай татар театры режиссеры Госман әфәнде Хәкимов, аның үзешчән артистлары Лилия ханым Хәсәнова, Сәрия ханым Мәсхүтова, Зәйтүнә ханым Сафина һәм Гөлгенә ханым Кыямова да бар. Шулай ук алар арасында авылдашларыбыз Наилә ханым Ислямова һәм Рушания ханым Закирова да иделәр.

Менә әдәби-музыкаль кичә без башланып китте.

Сценарий буенча кичәдә төрле буын хатын-кызлары катнаша. Бөек Ватан сугышы чоры турында сөйләгәндә, тамашачыларыбызның күз алдына шул елларның дәһшәтле көннәре, һәр гаиләгә кагылган авырлыклар килгәндер, мөгаен. Әниемнең дә шул вакытларны күз яшьләрсез сөйли алмавы күңелемә уелган. Аның моңлы итеп җырлавы шул көннәрне хәтерләтә шикелле. Авылдашларым бик җылы кабул иттеләр әниемнең җырлавын.

Менә сәхнәгә авылдашым Мостафина Кадрия апаны чакырдым. Аның улы Ринат Мос тафин белән очрашуны да узган ел авылдашлар бик яратып караган иделәр. Кадрия апа - ул Мостафин Ринатның, Таулы Карабахтагы Степанакерт кайнар ноктасының хәрби гамәлләрендә катнашкан сугыш ветеранының әнисе, башыннан бик күп авырлыклар уздырган, үзенең күп сыйфатлары белән авылдашларның абруен казанган хатын-кыз. Шуның өстенә ул искиткеч матур җырлый да әле. Кадрия апаның җырыннан соң, көчле алкышлар ишетелде.

Кичә дәвам итә. Сәхнәгә авы лыбызның бай табигате кочагында хозурланып үсеп, тирә-юнебезнең бар матурлыгын йөрәгендә йөртеп, туган ягына мәхәббәтен беркайчан да югалт мыйча, мәңге күңелендә саклап яшәүче авылдашыбыз Закирова Рушанияне чакырдым.

Ул авылдашлары белән исәнләшкәч, очрашу уңаеннан «Ургылган хисләрем алкышы...» исемле шигырьләр җыентыгы чыгаруын әйтте. Бу инде аның икенче җыентыгы. Беренчесе «Бәхетем төбәге» дип атала. Аннан тамашачылар алдында үзенең яраткан шигырьләрен укып узды. Шигырьләрнең күбесендә авторның туган якка, туган авылга мәхәббәте ярылып ята.

Кичәдә Рушания ханымның апасы Наилә ханым да катнашты. Ул элек тә авылдашлар очрашуында теләп катнашучылардан булды. Бу юлы ул сеңелесенең шигырьләр язарга яратуы турында сөйләде, мәктәп еллары хатирәләрен искә алды.

Рушания ханым туган авылын, туган йортын, мәктәбен, укытучыларын сагынып сөй ләде. Залда утырган зур хөрмәткә лаек, укытучыларга, мәктәп директорына хәзер лаеклы ялда булган, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәдиева Гүзәл ханымга, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина Кәүсәрия ханымга олы рәхмәт хисләрен белдерде. Ә укытучылар үз чиратларында шулай ук үзләренең укучылары турында бик матур сүзләр сөйләделәр, шигырьләренең бик эчтәлекле, тирән мәгьнәле һәм бик хисле булулары турында әйтеп киттеләр.

 

Кичәгә Чистай татар театры үзешчәннәре дә үзләренең зур өлешләрен керттеләр. Театр режиссеры Госман Хәкимов авылдашлар алдында мөнәҗәт башкарды, шулай ук яраткан җырын да җырлады. Ә театр артистлары Зәйтүнә ханым Сафина, Лилия ханым Хәсәнова, Сәрия ханым Мәсхүтова һәм Гөлгенә ханым Кыямова Рушания ханымның шигырьләрен бик сәнгатьле итеп укыдылар.

Кичәнең азагында Бөтен дөнья татар конгрессының Чис тай җирле оешмасы җи тәк чесе Фәрит әфәнде Галимов тамашачыларга Чистай мөхтәсибәтеннән зур сәламнар тапшырды, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында шундый матур әдәби-музыкаль кичә уздыруны оештыручыларга олы рәхмәтен җиткерде. Ә Рушания ханым Закировага яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде.

Шулай итеп, 8 нче Март – хатын-кызлар көненә багышлап уздырган әдәби-музыкаль кичә үзенең максатына иреште дип әйтәсем килә. Беренчедән, күптән очрашмаган төрле буын хатын-кызлары очрашты, укытучылар-укучылар аралашуы булды, икенчедән, матур моңлы җырлар аша, шигьрият аша тамашачыларда матур хисләр тәрбияләнде. Авылдашлар бик канәгать калдылар.

Соңыннан авылдашлар аралашуы бай сыйлы өстәлләр артында дәвам итте.

Лидия Мәссарова,Татар Ялтаны авылының мәдәният йорты режиссеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев