Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Шәхси эшмәкәрләр хуҗалыкны үстерүгә грантлар алдылар

    Районда гаилә фермалары төзү һәм яңа гына эш башлаган фермерларга ярдәм итү дәүләт программалары эшли.

    Безнең товар җитеште­рүче­ләребез азык-төлек базарын ит, сөт, йомырка һәм яшелчәләр бе­лән тулыландырырга әзер булулары турында сөйлиләр. Биредә төп роль крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга бирелә. Гаилә фермалары төзү рес­публика властеның күз уңында тора.
    - Безнең районда фермер хуҗалыкларын актив үстерү бара, - ди муниципаль район башлыгы урынбасары Рәстәм Хамматов. - Безнең алда торган төп бурыч - мөмкин кадәр күбрәк авыл кешеләрен агробизнеска җәлеп итү һәм дәүләт ярдәмендә аларга ярдәм күрсәтү.
    Республикада җиденче ел гамәлдә булган гаилә фермаларын төзү программасы Чистай районында да үзен яхшы күрсәтте. Биредә 30дан артыграк, шул исәптән 11 югары технологияле ферма барлыкка килде.
    - Бу мәсьәләдә дәүләтнең ярдәме аеруча мөһим, - ди муниципаль районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Нәкыйп Шәрәпов. - Мәсәлән, 24 башка исәпләнгән ферманы төзү өчен 4 миллион сумга якын акча кирәк. Авыл кешеләре өчен бу бик зур сумма, шуңа күрә дәүләт үз бизнесын оештырганнарга ярдәм итә.
    Районда берничә хуҗалык гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә һәм яңа гына эш башлаган фермерларга ярдәм йөзеннән бюджет акчасы алды.
    Шулай, Югары Кондрата авы­лыннан Петр Чуринның крестьян-фер­мер хуҗалыгы берни­чә ел инде мөгезле яшь эре терлекне симертү белән шөгыльләнә. Үз проектын үстерүгә Петр Чурин үз акчасын һәм хезмәтен кертә, күңелен биреп эшли. Петр Иванович ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына 50 савым сыерына исәпләнгән гаилә фермасы төзү проектын тәкъдим итә, ул хуплау таба.
    - Петр Чурин ферма төзү­гә дәүләттән җиде милли­он сум күләмендә грант ал­ды, - дип аңлатты Нәкыйп Шәрәпов, - әмма ул проект­ка Петр Чурин 10 процент күләмендә үз акчасын да кертергә тиеш. Фермер савым сыерлары санын йөзгә җиткерергә планлаштыра - моның өчен аның бөтен мөмкинлекләре бар.
    Яңа гына эш башлаган фермерларга грантлар аша республика президент программасы эшләвен дәвам итә. Быел аны биш Чистай фермеры алды. Татар Сарсазы авылыннан Руслан Садыйков 24 сыерга исәпләнгән сөт фермасы төзергә планлаштыра, грантның күләме өч миллион сум тәшкил итәчәк. Иске Романда яшәүче Зөфәр Нуруллин да бу юнәлештә эшләячәк. Татар Талкышы авылында яшәүче бер үк фамилияле Раил Шәйхетдинов һәм Рашат Шәйхетдинов та мөгезле эре терлек симертү белән шөгыльләнәчәкләр. Раил - 50 баш, ә Рашат 100 баш мөгезле эре терлекне симертү белән шөгыльләнергә планлаштыра.
    Татар Сарсазында яшәүче Илгизәр Мифтахов 1,5 миллион сум күләмендә грант алды. Ул 17 гектар мәйданда бәрәңге үстерү белән шөгыльләнергә тели.
    - Программа буенча грантның һәр 500 меңенә бер эш урыны булдыру шарт, - дип аңлата Нәкыйп Шәрәпов. - Дәүләт ярдәме белән авыл кешеләре эш урыннары санын, продукцияне җитештерү күләмнәрен арттырып, яңа фермалар ачалар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: