Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезнең тәҗрибәгез һәрвакыт кирәк

Шушы көннәрдә эчке эшләр бүлегенең ветераннар оешмасы үзенең 45 еллыгын билгеләп үтте.

Советның беренче рәисе сугышта катнашучы Салих Хафизов була. Аннан соң аның белән Хамит Фатыйхов, Кирам Латыйпов, Алексей Макаров, Виктор Максимов, Петр Худяков җитәкчелек итәләр. Аларның һәрберсе ветераннар хәрәкәтенә өлеш кертә, фикердәшләре белән бергә эшнең яңа алымнарын практикага кертәләр һәм тупланган тәҗрибәне тапшыруга игътибарны арттыралар. Ветераннар бүген дә Чистай милициясенең традициясен саклаучылар булып торалар, элеккечә энергияле, хәрәкәтчән, оптимизм хисенә байлар. Аларның лидерлары отставкадагы милиция подполковнигы Илдар Вәлиуллин да нәкъ шундый.
- Безнең ветераннар барлык чакыруларга да зур әзерлек белән җавап бирәләр, - дип сөйли Илдар Әхмәдулла улы. - Менә быел җәй "Яшьтәш" шәһәр яны лагеренда форпостлылар белән очраштык, уку йортларында батырлык дәресләрендә еш чыгыш ясыйбыз. Ветераннар балалар йортында тәрбияләнүчеләрне шефлыкка алганнар. Шулай ук безнең оешма әгъзаларына профилактик исәптә торучы балалар да беркетелгән. Бары тик шәхси үрнәк, түземлелек, кеше язмышында катнашу, төзәлмәслек хаталарны булдырмауда ярдәм итәргә тырышу ялгыш юлга басучы яшүсмерләр белән әңгәмә генә ярдәм итәргә сәләтле.
Үз бүлегебездә мәктәп укучыларын, студентларны кабул итәбез, үзебезнең музейга экскурсия оештырабыз. Һәлак булган хезмәткәрләрнең хатыннары, балалары белән очрашулар үткәрү, инвалидлар йортына бару традициягә әверелә бара. Һәркемгә теләсә нинди игътибар кадерле, сине хәтерләүләрен тою мөһим булуын аңлыйбыз.
Ветераннар советы инициативасы һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай район буенча бүлеге җитәкчелеге ярдәмендә Чечняда хезмәт командировкасы вакытында һәлак булган хезмәткәр Ринат Сәхапов (аңа 30 яшь тә юк иде) хөрмәтенә ату буенча турнир уздырыла башлады. Катнашучыларга призларны аның әнисе һәм кыз­ла­ры тапшырды. Ярышларда ветераннар да (алар икенче урынга лаек булды) барлык бүлекчәләр вәкилләре дә катнашты. Узган ел аларның җыелма командасы волейбол буенча ярышларда өченче урынны алды. Гомумән, әле алар төзләр, көчләре дә җитәрлек, бер спорт чарасын да калдырмыйлар, кайберләре бүлек каршында оештырылган җәмәгать советына керәләр.
Җитмешенче-сиксәненче елларда ГРОВД белән җитәкчелек иткән, отставкадагы милиция полковнигы Владимир Салеев ветераннар оешмасының кирәклегенә ышана.
- Кеше лаеклы ялга киткәч аның яшәү ритмы үзгәрә, ул үзен коллективтан, андагы вакыйгалардан аерылган дип тоя башлый, - дип сөйли Владимир Сергеевич. - Ә менә ветераннар оешмасы элеккеге хезмәттәшләргә, коллегаларга бер-берсе белән элемтәне югалтмаска, элеккеге бердәмлекне тоярга, бергәләп яхшы эшләр башкарырга ярдәм итә. Иң мөһиме, туган бүлегеңә кирәклегеңне тою, синең дә уртак эштә катнашырлык көчең булуны белү.
Владимир Сергеевич үзе югары культуралы, интеллигентлы, тәртипле кеше, полициянең хәзерге хезмәткәрләре арасында да, ветераннар арасында да хөрмәткә лаек. Аралашуда гади, башкаларга хөрмәт белән карый. Чистай эчке эшләр бүлеге тарихы музеен оештыру инициативасы белән дә нәкъ менә ул чыкты, аның фондын тулыландыруда да актив эшли. Кайвакыт оештыручылар элек-электән сакланып калган милиция атрибутларын эзләп табалар, соңыннан алар музейда лаеклы урын алалар. Экспонатлар эзләү бүген дә дәвам итә, шуңа да музейда һәрвакыт кыйммәтле табылдыклар бар. Биредә мәктәп укучылары, студентлар, хезмәткәрләр өчен сыйныф сәгатьләре һәм патриотизм дәресләре уздыралар.
- Музей оештыру безнең хезмәткәрләрне, аларның батырлыгына, тугрылыгына хөрмәт ул, - ди ассызыклап В. Салеев. -Бу өлкән буын вәкилләре үрнәгендә яшь хезмәткәрләрне тәрбияләү мөмкинлеге. Экспонатларда (аларны җыюда ветераннар да катнашты), буыннар дәвамчанлыгы күзәтелә, без оешкан көннән алып бүгенге көнгә кадәр Чистай полициясенең эш көнен күрсәтергә тырыштык.
Музей 2008 елда "Бөек Ватан сугышына багышланган музей экспозициясе" номинациясе буенча республика конкурсында җиңүче дип табылды, шулай ук сугыш чоры әйберләренең конкурс күргәзмәсендә икенче урынга лаек булды. Сүз уңаенда, 2006 елда безнең эчке эшләр бүлеге тарихы турында китап чыкты, аны төзүчеләрнең берсе Владимир Салеев. Китапны эшләүдә хәзерге хезмәткәрләр дә, ветераннар да ярдәм итте.
Уңышлы эшчәнлектә җәмәгать тәртибен саклауның терәк пунктларының роле әйтеп бетергесез зур. Аларның һәрберсенә элеккеге милиция хезмәткәре беркетелгән, ул үзенә йөкләнгән бурычларны хәл итә. Ике эчке эшләр бүлеге ветераны җәмәгать тәртибен саклауның терәк пункты белән, ә отставкадагы милиция майоры Владимир Верин ирек­ле халык дружинасының шәһәр штабы белән җитәкчелек итәләр. Хәзерге вакытта ветераннар оешмасында 112 кеше исәптә тора.
- Активлар, сәләтлеләр, бүген дә җинаятьләрне ачарга ярдәм итәләр. Хөрмәтле ветераннар турында шулай дип әйтергә мөмкин, - дип сөйли Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат бүлеге хезмәткәре Эльвира Степанова, ул газетабыз битләрендә аларның эшчәнлеге турында еш яктырта. -Ветераннар башкарган эшләр яшь буынга гына түгел, беренче чиратта аларның үзләренә кирәк. Нәкъ менә ул аларга энергия, көч бирә һәм аларның белеме, тәҗрибәсе, кешеләргә, җәмгыятькә кирәк дигән ышаныч бирә.
Бүлек оешмасы да, аның эшендә актив катнашучы Владимир Верин һәм Рушат Кәримов та ветераннар хәрәкәтен үстерүдәге уңышлары өчен республика дәрәҗәсендә билгеләп үтелделәр.
Без барлык башлангычларда да Алексей Владимирович Соколов йөзендә бүлек җитәкчелеге ягыннан ярдәм тоябыз, - дип сөйли Илдар Вәлиуллин, - моның өчен рәхмәт. "Бетар", "Яңа типография" фирмалары җитәкчелегенә, шәхси эшмәкәрләр Петр Ильдимировка, Валерий Салеевка күрсәткән хәйрия ярдәме өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.
- Сезнең теләкләрегез, Илдар Әхмәдуллович...
- Барыгызга да, кадерле ветераннар, сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер телим. Сезнең тәҗрибәгез һәрвакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев