Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезне тәбрикләргә рөхсәт итегез!

10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәре көне.

Хезмәт бурычы буенча җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук тәртибен саклау һәм ныгыту, хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне тикшерү һәм ачу мәсьәләләре белән шөгыльләнүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Иң авыр минутларда, борчулы хәлләрдә погонлы кешеләргә, гаделлек өстен чыгар, кылган явызлыклар өчен җәза котылгысыз булыр дип өметләнеп, ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Кыю, тәвәккәл, принципиаль, үз бурычына тугры, полиция формасын намус белән йөртүче – безнең законлы хокукларыбызны, мәнфәгатьләребезне яклаучы, тәртип сагында торучының образы әнә шундый булып күз алдына килә.

Сезне җинаятьчел кул сузулардан ышанычлы яклаучыларыбыз, тәвәккәл хезмәткәрләр, үз эшенең чын осталары буларак күрергә телибез!

Хөрмәтле Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре, ветераннары! Сезне якынлашып килүче бәйрәм белән котларга һәм нык сәламәтлек, оператив-хезмәт эшчәнлегендә уңышлар, гаилә иминлеге теләргә рөхсәт итегез! Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга тынычлык, йортыгызга иминлек телим!

  

Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев