Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезнең мәнфәгатьләрегезне яклыйбыз!

2011 елда Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча Чистай районы һәм шәһәрендәге территориаль бүлегенең кулланучылар хокукын яклау бүлеге тарафыннан юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр мөнәсәбәтендә 206 тикшерү үткәрелгән, шуларның 127се планлы һәм 79ы планнан тыш. Эш йомгаклары турында Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча шәһәрдә һәм райондагы территориаль бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Р. Садыйкова сөйли.

- Законнарның мәҗбүри таләпләренең үтәлешенә планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү барышында 286 хокук бозу ачыкланды, 208 вазифаи һәм юридик зат гомуми суммасы 243 мең сум тәшкил иткән административ җавапка тартылды, җәмәгать судына алты административ эш тапшырылды, 12 административ тикшерү үткәрелде.
Гражданнарның 232 телдән һәм 102 язмача мөрәҗәгате теркәлде. Халык өчен торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү, җылылык, су һәм электр энергиясе белән тәэмин итү буенча хезмәтләр өчен түләү нормативлары һәм тәртипләре, шул исәптән исәпләү приборлары булганда, күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен яңадан исәпләү тәртибе турындагы проблемалар иң кискен булып кала. Сәүдә тармагында кәрәзле телефоннар, катлаулы техник көнкүреш аппаратурасы һәм компьютер техникасы, җиһаз, кием-салым, аяк киеме, тәрәзә һәм ишекләр сатып алганда барлыкка килүче мәсьәләләр иң актуаль булып тора. Финанс хезмәтләр (кулланучылар кредитлары), түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү белән бәйле мәсьәләләр дә актуаль булып кала. Базарларда һәм сәүдә челтәрләрендә сыйфатсыз азык-төлек продуктлары - сөт, казылык әйберләре, җиләк-җимеш, шулай ук яраклылык вакыты чыккан ашамлыклар сатуга дәгъвалар керде.
Һәр мөрәҗәгать буенча аңлатулар һәм консультацияләр бирелде, кирәк булган очракта алар буенча административ йогынты ясау чаралары күрелде, алга таба кулланучылар хокукын бозуга юл куймау турында күрсәтмәләр бирелде. Кулланучыларның таләпләре нигезле булганда аларның законлы мәнфәгатьләре канәгатьләндерелде, 257 мең 693 сум күләмендә акча кире кайтарылды.
Кулланучылар хокукын яклау максатында кредит бирү, сәүдә тармагында 7 нәтиҗә, кулланучылар хокукын яклауда - 2, кулланучыларның билгесез даирәсен яклауда юридик затлар мөнәсәбәтендә 2 иск бирелде.
Иң еш очрый торган бозулар булып түбәндәгеләр тора: сатыла торган товарга туры килү турында декларация яки нотариус тарафыннан рәсмиләштерелгән күчермәнең булмавы, туры килү турында ялган декларацияләр, сатучы һәм аның товары турында (оешманың исеме, эш режимы, дәүләт теркәве турында таныклык, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре) мәгълүматның, кулланучыларга товарны дөрес сайлау мөмкинлеген тәэмин итүче товар җитештерүче (башкаручы) турында кирәкле һәм ышанычлы мәгълүматның, рус телендә кулланучылар өчен товар турында мәгълүматның булмавы, дөрес язылмаган бәя ярлыклары (ярлыкларда товарның исеме, сумнарда бәя, матди җаваплы затның имзасы яки оешма мөһере, бәя ярлыгын формалаштыру датасы).
Кулланучыларга мәгълүмат бирүгә зур игътибар ителә, Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау, Бөтендөнья сыйфат көннәренә багышланган чаралар, эре сәүдә комплексларында кулланучыларга консультацияләр бирү оештырыла. Җирле предприятиеләр белән очрашулар, кондитер әйберләрен татып карау үткәрелде. Шулай ук "Агат" сәүдә үзәгендә, үзәк һәм өс киемнәре базарларында, мәктәпләрдә, банк учреждениеләрендә - "Татфондбанк", "Ак Барс", саклык банкы филиалларында консультацияләр үткәрелде.
Атна саен җомга көннәрендә "кайнар линия", көн саен-кулланучылар хокукын яклау мәсьәләләре буенча түбәндәге адрес буенча халыкны кабул итү үткәрелә: Фрунзе урамы, 24, тел. 5-50-05, 5-50-77.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев