Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезнең хәтерегез яраткан укытучыларыгыз турындагы нинди хатирәләрне саклый?

Мәктәп еллары нинди матур! Бу һәр кеше тормышында бәхетле вакыт.

Укучы булганда мәктәп еллары озын-озак дип уйлыйсың. Укуны тәмамлаганнан соң, ныклы белем биргән яраткан укытучылар белән аерылышырга моңсу. Без респондентлардан: «Сезнең хәтерегез яраткан укытучыларыгыз турындагы нинди хатирәләрне саклый?» – дип кызыксындык.

Илфат Мәгыйзов, икътисад бүлегенең баш белгече:

– Мин 3нче гимназиядә укыдым. Мәктәп турында хатирәләр иң матурлардан. Болар – беренче кыңгырау, беренче дуслар, беренче мәхәббәт тә... Һәм, әлбәттә, беренче укытучым Әнисә Әнәс кызы Аделева, ул безне үз балалары кебек яратты. Һәрберебезне күңел биреп укыткан өлкән сыйныф укытучыларын да билгеләп үтмичә мөмкин түгел.

Чулпан Хамматова, җәмәгать оешмалары белән эшләү бүлеге начальнигы:

– Мин Татар Талкышы мәктәбендә, аннан 5нче мәктәптә укый башладым. Укуны 1нче лицейда тәмамладым. Минем укытучыларым күп булды. Аларның һәрберсе турында хатирәләр белән аерым мәкалә язарга мөмкин. Аларга авыр хезмәтләре һәм кайгыртулары өчен рәхмәт!

Татьяна Мелешина, чәчтараш:

– Кайчагында бер-ике минутка булса да, парта артына утырасы һәм тагын бер кат шушы күңел халәтен кичерәсе килә. Дәресләр әле дә төшкә керә. Иң җылы хатирәләр сыйныф җитәкчесе Эльмира Раиф кызы Шәмсетдинова белән бәйле. Ул һәрвакыт тыңлый, ярдәм итә, дус була белә иде. Мин аңа һәм барлык укытучыларга ныклы белем биргәннәре өчен рәхмәтлемен.

Павел Просвиркин, студент:

– Беренче укытучым Любовь Николаевна Ушенкина турындагы хатирәләрем белән уртаклашасым килә. Алар табигать кочагына чыгу, учак ягу, бәрәңге пешерү, спорт ярышлары белән бәйле. Ял көннәрендә без еш кына сыйныф белән табигатькә чыга идек. Чама белән таләпчән, ачык йөзле, кызыклы кеше буларак, ул безне уку фәннәре белән кызыксындыра алды. Бәхетле мәктәп еллары өчен аңа бик зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев