Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Сезне хатын-кызларның кайсы сыйфаты җәлеп итә?

    «Хатын-кызны үзенең матурлыгы турындагы ышанудан артык бернәрсә дә матур итә алмый», – диде танылган артистка.

    Шушы ышанычны үзләрендә саклау өчен хатын-кызлар ниләр генә эшләмиләр? Алар һәрвакыт матурлыкка омтылалар, үзләрен гел яхшы якка үзгәртергә, матурларга тырышалар. Төп бәяләүчеләр булып, билгеле, көчле затларыбыз – ир-атларыбыз тора. Шуңа күрә дә без ир-атлардан хатын-кызның тышкы кыяфәтендә иң беренче нәрсәгә игътибар итүләрен сорадык.

    Рөстәм Хамматов,  «Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе директоры:

    – Яшь чакта башкалар кебек үк буйсынга игътибар итә идем.  Еллар үткәч, мине хатын-кызларның  нәрсә киюләре әллә ни кызыксындырмый башлады... Иң мөһиме – күңел сафлыгы, тәртипле, ачык йөзле булу дигән фикергә килдем. Хәзер инде  мин  бу сыйфатларны гүзәл затларыбызда беренче караштан ук ачыклый алган яшьтәге кеше.

     

    Александр Кириллов, шәхси эшмәкәр:

    – Минем өчен хатын-кызның тышкы кыяфәтендә мөһим нәрсә булып аның чәче тора. Матур таралган, пөхтә чәчләр иясенең стиле турында сөйли. Аннары аларның елмаюларына игътибар итәм. Ихлас елмаю гына хатын-кызны бизи, аның күзләре дә үзенчә аерым ялтырый башлый. Әмма ни дисәк тә, тышкы матурлык эчке матурлыкны алыштыра алмый.

     

    Дмитрий Столяров, сәүдә вәкиле:

    – Мин иң элек хатын-кызның киеменә игътибар итәм. Бу күп нәрсә турында сөйли. Әгәр дә кыз кеше ачу китергеч итеп киенгән икән, аның тормышта тәртибе дә ышанычлы булыр дип әйтеп булмый. Әгәр дә ул пөхтә, гади генә булса да зәвык белән киенгән булса, бу аның статусы, хәтта интеллекты, яхшы тәрбиясе турында сөйли.

     

    Алексей Якимов, банк хезмәткәре:

    – Мин һәр хатын-кызның куллары,тырнаклары каралган булырга тиеш дип саныйм. Иң мөһиме-барысы да нормада булсын. Кайвакыт хатын- кызлар ачу китергеч маникюрлар ясыйлар. Озын, әллә каян кычкырып торучы тырнакларга карап имәнеп китәсең. Миңа калса, бу нәкъ менә кешенең зәвыгы, стиль хисе булмау турында сөйли дә инде...

     

    Артур Мостафинов, төрле чараларны алып баручы:

    – Мин, гомумән, тышкы кыяфәткә, буй-сынга, йөзгә игътибар итмим.  Минем өчен кешенең ничек аралашуы, аның бар сыйфатлары яшеренгән  эчке дөньясы мөһим. Нәкъ менә шунда аның бар матурлыгы ачыла да инде. Мин тормыш юлдашымны нәкъ менә шушы принцип белән сайладым. Аның белән аралашуы җиңел, без бер-беребезне аңлыйбыз, иң мөһиме – ул менә дигән итеп ашарга әзерли.

     

    Тәлгать Сибгатуллин, автослесарь:

    – Иң беренче мин хатын-кызның табигый матурлыгына игътибар итәм.  Соңгы вакытта заманча бизәнүнең әллә нинди төрләрен куллана башладылар. Керфекләр, иреннәр, тырнаклар –хатын- кызларда берсе дә үзләренеке калмады диярлек, барысы да ясалма. Бәлки бу кемгәдер ошыйдыр, әмма миндә тискәре хисләр уята. Барлык хатын-кызларга да үзегезне ничек Аллаһы Тәгалә яралткан, шулай яратыгыз диясем килә. Шунда әйләнә-тирәдәгеләргә дә ошарсыз дип уйлыйм.

     

    Илдар Гыйниятуллин, электрик:

    – Тышкы кыяфәт алдый дисәләр дә, күз бит әле башта гел тышкы кыяфәткә төшә. Мин хатын-кызның карашына игътибар итәм.  Әгәр дә ул, мөлаем, җылы икән, башкаларга да ошый дип уйлыйм. Шулай ук кызларның сөйләменә игътибар итәм.Кызганычка каршы, барысы да матур сөйләшми.  Кайбер вакытларда, аеруча яшьләр авызыннан нормаль булмаган лексиканы ишетергә туры килә.  Бу бер дә хатын- кызны бизәми!

     

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: