Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сезнең өчен 9 май нәрсәне аңлата?

Истәлекле вакыйга - Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлаша.

Кайберәүләр өчен бу елның иң кадерле бәйрәме, ә икенчеләр аның әһәмиятен аңлап та бетерми. Без сораштырылучыларга 9 май сезнең өчен нәрсәне аңлата дип мөрәҗәгать иттек.

 Павел Просвиркин, студент:

– Бу – күңел ачу, уен-көлкеле бәйрәм түгел, ә киресенчә, тарихыбызны, коточкыч сугыш елларын искә төшерү, аның башка беркайчан да кабатланмавына ышану. Безнең бабаларыбызның нәрсә бәрабәренә кан коюларын истән чыгармаска, аның кадерен белергә кирәк. Аларга хөрмәтебезне бәйрәмдә генә түгел, һәр көнне күрсәтергә тиешбез.

Алсу Нигъмәтуллина, пенсионерка:

– Кызганычка каршы, әлеге датаны бәйрәм итү яңа форма алды. Ветераннарның күбесе исән булганда, әлеге бәйрәм нәкъ менә аларга багышланган чын бәйрәм иде. Минем фикеремчә, хәзер парад күрсәтү өчен генә үткәрелә башлады кебек тоела. Шәхсән мин үзем үзәк мәйданга һәлак булганнарны искә алу һәм ветераннарга фашистларны җиңгәннәре өчен рәхмәт әйтергә барам.

Леонид Бәширов, фәнни хезмәткәр:

– Бездән бик еракта калган бу дата – коточкыч сугышта җиңүебезне, исәпсез корбаннар санын, бар дөньяны чолгап алган мәгънәсезлекне искә төшерү. Бу безнең бабаларыбызга бөек Җиңүләре өчен зур рәхмәтебезне белдерү. Минем өчен 9 май – тантаналы парад түгел, аларны бер минутлык тынлык белән искә алу.

Анастасия Вахитова, күп балалы әни:

– Минем өчен бу – кызыл канәферләр тоткан, күкрәген орден-медальләр бизәгән ак чәчле ветеран, безнең арада булмаганнарны бер минут тынлык белән искә алу, кыска залплар... Һәм, әлбәттә инде, ул елларның хәрби җырлары яңгыраганда күзләргә яшь, бугазга төер тыгыла.

Әмил Сафиуллин, 4 сыйныф укучысы:

– Ике ел рәттән без формага Георгий тасмасы беркетеп, бар сыйныфыбыз белән митингка бардык. Миңа ветераннарга канәфер чәчәкләре бүләк итү бик ошады, алар безгә рәхмәт әйттеләр. Кечкенә булганда ук әнием мине үзе белән парадка алып бара, без Мәңгелек утка чәчәкләр куя идек. Бу минем өчен бәйрәм генә түгел, ә сугышны үз күзләре белән күргән ветераннарыбызга рәхмәт әйтү дә. Мин быел да бу бәйрәмнең тизрәк җитүен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев