Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез төзекләндерүгә нинди өлеш кертәсез?

Муниципаль районда, тулаем бөтен республика буенча, санитар-экологик икеайлык старт алды. Территорияне чистарту буенча гадәткә кергән шушы кампания чорында  чәршәмбе, шимбә өмәләре, төрле акцияләр һәм чаралар үткәрелә.

Без чистайлылардан: «Төзекләндерүгә сез нинди өлеш кертәсез?» – дип кызыксындык.


Рания Гафурова, социаль иминият фонды хезмәткәре:


– Без шәхси секторда яшибез, үз йортыбыз тирәсендә чисталык һәм тәртип урнаштырырга тырышабыз. Көннәр җылыткач, гадәттә, балаларыбыз һәм оныкларыбыз белән бергә шимбә өмәсенә чыгабыз, соңгы берничә елда әйләнә-тирә территориядә чәчәклекләр ясыйбыз. Ә эштә даими рәвештә чәршәмбе һәм шимбә өмәләрендә катнашабыз. Яшәгән урыныңда, шәһәрдәме, авылдамы, чисталык һәм уңайлылык булдыру һәр кешенең бурычы дип уйлыйм.


Альбина Сираева, «Юлдаш» йорт-интернатының социаль педагогы:


– Без йорт-интернат территориясен һәм әйләнә-тирә участокларны җыештыру буенча экологик өмәләр үткәрәбез. Чәчәклекләр ясыйбыз, агачлар утыртабыз, территорияне кул астындагы материаллар белән бизибез. Ел саен яшь инвалидлар белән бергә нефтебаза районында чишмәне чистартабыз һәм төзекләндерәбез.


Надежда Тимофеева, лаеклы ялда:


– Мин күп фатирлы йортта яшим. Без күршеләр белән дус-тату яшибез. Барыбыз да диярлек йорт яны территориясен чистарту турында кайгыртабыз: яз көне бергә җыелып, территорияне коры үләннән, чүп-чардан чистартабыз, чәчәклекләрне буйыйбыз. Безнең осталарыбыз да бар, алар автомобиль шиналарыннан төрле сыннар ясыйлар: балаларга да, олыларга да бик ошый. Әлбәттә, көзгә кадәр барысын да тәртиптә тотабыз, хәер, урам себерүчеләр дә яхшы эшлиләр.

Элина Төхвәтуллина, Йолдыз мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы:


– Без мәктәбебез территориясен төзекләндерүдә актив катнашабыз. Барлык укытучылар һәм укучылар чәршәмбе һәм шимбә өмәләренә чыгалар. Ел саен безнең мәктәптә «Сезне көтәбез» дигән сыерчык оялары конкурсы үтә. Аларны әти-әниләребез белән бергә өйдә ясыйбыз, аннары агачларга эләбез. Иң яхшы сыерчык оялары авторлары Грамоталар алалар. Уртак көч белән безнең мәктәп ишегалдында һәм аның әйләнәсендәге территориядә һәрвакыт чиста һәм матур!

Егор Петров, сәүдә тармагы хезмәткәре:


– Хәзерге вакытта шәһәрдә һәм районда санитар-экологик чистарту буенча икеайлык үтүе турында беләм. Коллектив белән бергә шимбә өмәсенә чыктык. Әмма шуны әйтәсем килә: чистарткан җирдә түгел, ә чүпләмәгән җирдә чиста. Шуңа күрә шәһәрлеләр төрле кәгазь кисәкләрен, автобус билетларын җиргә түгел, ә чүп савытларына ташласыннар иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай