Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез торак мәсьәләсен ничек хәл иттегез?

Һәр кеше, мөгаен, үз торагын булдырырга телидер. Барысы да әлеге мәсьәләне төрлечә хәл итәләр: берәүләр ипотека ала, башкалары исә вакытлыча яшәү урыны эзли, кемдер әти-әнисе белән тора... Без чистайлылардан торак мәсьәләсен ничек хәл итүләре турында кызыксындык.

Артур Сидоров, машина йөртүче:
- Тормыш иптәшем һәм ике балабыз белән ике бүлмәле хрущевкада яшибез. Унике ел элек аны безнең өчен әти-әни сатып алды. Моның өчен аларга бик зур рәхмәт. Хәзер без зуррак фатир яки йорт сатып алырга уйлыйбыз, моның өчен ана капиталы акчасыннан файдаланырга планлаштырабыз. Минем карашка, әлеге программа бик файдалы, 450 мең сум - сизелерлек ярдәм.
Регина Биктаһирова, «Чистай» мәдәни үзәгенең клуб бүлеге җитәкчесе:
- Без социаль ипотека программасы буенча фатир сатып алдык. Аны 25 елга рәсмиләштердек. Шартлары уңайлы, чөнки процентлар югары түгел. Алдан түләп бетерү мөмкинлеге дә бар. Моны үз торагын булдырырга теләгәннәр, бигрәк тә яшь гаиләләр өчен, кулай юлларның берсе дип саныйм.
Иван Кулешов, студент:
- Мин әти-әни белән яшим, дөресен генә әйткәндә, әлегә үз торагымны булдыру турында уйлаганым юк. Әмма фатир сатып алу - бик кыйммәткә төшә, аны һәркем дә булдыра алмый, яшьләр турында сөйләп торасы да юк. Мәсәлән, танышларымның күбесе фатирда вакытлыча яшиләр.
Гөлнара Гыймалиева, башлангыч сыйныф укытучысы:
- Һәр кешенең тораклы буласы килә. Әлбәттә, без дә шундый теләк белән янып йөрдек. Шуңа күрә торак мәсьәләсен кредит алу ярдәмендә хәл иттек. Фатир сатып алдык, анда ремонт ясадык, аны җиһазландырдык. Кыскасы, үз гаилә учагыбызны булдырдык.
Валентина Михайловна, лаеклы ялда:
- Без үз фатирыбызда яшибез. Анда инде озак еллар гомер итәбез. Биредә безнең балаларыбыз үсте, хәзер оныклар кайта. Аны без бик күп еллар элек тормыш иптәшем белән бергә шәһәр предприятиеләренең берсендә эшләгәндә алдык. Шуннан соң аны хосусыйлаштырдык. Без яшь чакта торак белән проблемалар юк иде. Эшкә урнашкач, тулай торактан бүлмә яки фатир бирә иделәр. Милеккә түгел, әмма яшәргә була иде. Ә хәзер торакны һәркем дә сатып ала алмый, шуңа күрә озак елларга ипотека рәсмиләштерәләр.
Татьяна Гайнетдинова, редакция хезмәткәре:
- Без үзебез төзегән шәхси йортта яшибез. Анда күченгәнче 20 ел каенана белән яшәдек. Әзер торакны сатып алу өчен берьюлы зур акча кирәк, ә без акрынлап төзедек. Үзебез материалларга сметалар төзедек, бүлмәләрне үзебезгә ошаганча һәм уңайлы булганча бүлдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай