Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә сез түбәдән кар һәм боз төшүдән сакланасызмы?

Кышын үзгәрүчән һава торышы кар җыелуга, йорт түбәләрендә боз катуга һәм боз сөңгеләре барлыкка килүгә китерә. Ни кызганыч, коймалап алынган территориягә, кисәтү билгеләренә күпләр игътибар итми һәм куркыныч территория буйлап узарга әзерләр. Без чистайлылардан: «Һәрвакытта да үз иминлегегезне кайгыртасызмы?» – дип сорадык.

Госман Хәкимов, мәдәни-ял итү үзәгенең татар театры режиссеры:

– Тротуар буенча барганда биналарның түбәләренә карап барырга тырышам, әмма һәрвакытта да түгел. Кайчагында, таеп китмәс өчен, аяк астына игътибар белән карарга туры килә. Ә куркыныч участоклар тасма белән әйләндереп алынса, әлбәттә, урап узам. Ни кызганыч, кайбер биналарның хуҗалары кар төшү мөмкинлеге турында кисәтү билгеләре элеп куяләр, ә тасма белән уратып алмыйлар. Ә ул, минемчә, гадәти билгегә караганда игътибарны күбрәк җәлеп итә.

Даниил Герасимов, 9нчы сыйныф укучысы:

–       Әти-әнием кышын биналарның түбәләренә карап йөрергә кирәклеге турында кечкенәдән үк кисәтеп торалар. Бу гадәтем әле дә сакланды. Мин бер очрактан соң аеруча игътибарлы була башладым. Бервакыт дустым белән кибеттән чыктык, берничә секундка чыгу юлында тоткарландык, нәкъ менә шул вакытта түбәдән боз кисәкләре төште.

Илһамия Шәрифуллина, яшь әни:

– Һава торышының кискен үзгәрүе түбәдән кар һәм боз төшү белән яный. Җәяү йөргәндә түбәләрнең торышына һәрвакыт игътибар итәм. Кар төшәргә мөмкин икәнлекне күрсәм, мондый урыннарны урап үтәргә яки юл кырыеннан барырга тырышам. Шундый көннәрдә бала белән коляска төртеп урамга чыгарга тырышмыйм, чөнки куркыныч урыннарны урап узуы авыр.

Валентина Кузнецова, лаеклы ялда:

– Әлбәттә, түбәгә дә, аяк астына да карарга тырышабыз. Бездә, өлкән кешеләрдә, яшьләрдәге кебек реакция дә, көчтә юк. Берәр нәрсә килеп чыккан очракта, хәтта тиз генә китә дә алмыйбыз. Шуңа күрә бина янында куркынычсызмы, әллә юкмы икәнен алдан карау хәерлерәк. Әгәр түбәдән кар яки боз катламы асылынып тора икән, бу урынны урап узарга тырышам, гәрчә безнең яшьтә моны эшләү авыр бирелсә дә.

Александр, студент:

– Еш кына шәһәр үзәгендә, түбәләрне боздан чистарту урынына, бина яннарын тасма белән уратып алалар. Җәяүлеләргә юлның бу өлешен машиналар йөри торган юлдан урап узарга туры килә. Ә анда башка куркыныч яный! Менә шул вакытта сайларга туры килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев