Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез шөпшәләрдән куркасызмы?

Бер карашка, болар кечкенә һәм зарары булмаган, берөзлексез выҗылдап торучы, кызгылт төсмерләре булган җан ияләре.

Әмма алар бик авырттырып чагалар, кайбер очракларда аның нәтиҗәләре турында сөйләргә дә куркыныч. Аларның чагуына төрле кешедә төрле реакция, әмма кайбер вакытта күп кешеләрдә чиксез курку хисе туа. Без респондентларның шөпшәләрдән ни дәрәҗәдә куркулары белән кызыксындык.

Анна Васина, икътисадчы:

– Мин элегрәк шөпшәләргә тыныч карый идем. Әмма берничә ел элек әтием белән килеп чыккан вакыйгадан соң минем аларга карашым үзгәрде. Ул урманга гөмбәгә дип киткән иде. Каен астына гөмбә алырга дип иелгәч, башын күтәргәндә агачка бәрелә әтием. Анда исә шөпшә оясы була. Бөҗәкләр аның муенын, башын тешли башлыйлар. Әти кайнар су белән коенгандай була. Әни аны трассада калган машинага таба алып китә. Юлда әти аңын югалта. Телефонда элемтә барлыкка килгәч, алар ашыгыч ярдәм чакыралар. Курудан ашыгыч ярдәмне элемтә булмаганда да чакырып булуын да оныталар. Аллага шөкер, медперсонал алардан бик ерак булмый. Алар бик тиз килеп җитеп, әтине дәваханәгә салалар Хәзер аның хәле әйбәт, урманга йөрүен дәвам итә. Әмма хәзер ул үзен бик сак тота, гөмбәле урыннарны гына түгел, агач башларын да яхшылап карый.

 

Айнур Заһидуллин,машина йөртүче:

– Мин йөк ташу белән шөгыльләнәм. Ун еллар элек бер клиентымның әйберләрен Казанга күчердем. Пассажир тәрәзәсе ачык иде, аннан шөпшә очып керде. Миңа тимәде, ә менә юлдашымны чакты. Ул үзен начар хис итә башлады, без туктадык, ашыгыч ярдәм машинасы чакырдык. Ярдәмгә үтеп баручы ир-атлар да килде. Без нәрсәдер эшләдек, ярдәм итәргә теләдек, әмма минем пассажирым бик тиз шешенә башлады. Кызганычка каршы, ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче, ул җан тәслим кылды. Нинди мәгънәсез үлем! Шул көннән башлап, мин аптечкамда аллергиядән препаратларымны калдырмыйм. Шөпшәләрдән уттан курыккандай куркам.

 

Чулпан Сөләйманова, «Мебель фаб рикасы» территориаль җәмәгать советы җитәкчесе:

– Мин шөпшәләрдән бик куркам. Бу куркуым балачактан калды. Бик яхшы хәтерлим, без кечкенә чакта дача өенең түбәсе астында бик күп шөпшә оялары бар иде. Шөпшәнең чакканы да булды, нык авырта иде. Быел җәен шуңа охшаш хәл булды. Тешләгән җир кызарып чыкты, шеште... Ярый ла минем аллергия юк, киресенчә булган очракта, нәтиҗәсе бик аяныч булыр иде. Мин шөпшәләр белән очрашканда һәркемгә сак булырга кирәк дип саныйм. Мин, мәсәлән, җиләк-җимешләрне базарда яисә ачык павильоннарда сатып алганда да бик игътибарлы булырга тырышам. Анда мондый бөҗәкләр күп була, алар татлы искә җыелалар.

 

Артур Федоров, студент:

– Мине берничә тапкыр чагуларына карамас тан, бал кортыннан да, шөпшәдән дә курыкмыйм. Кечкенә чакта шөпшәнең яңагымны чакканын хәтерлим. Тешләгән урын нык шеште, күзем күренмәс булды. Әмма ике көннән барысы да үтте. Әлеге бөҗәкләрдән курыкмасам да, аларны күргәндә сакчыллык кагыйдәләрен үтәргә тырышам. Мәсәлән, кулларым белән селтәнмим, үземне тыныч тотам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев