Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Сез ни дәрәҗәдә үзегезне грамоталы дип саныйсыз?

    Дөньяда олылар арасында 700 миллионнан артык грамотасыз кеше санала, ә балалар арасында бу сан 72 миллионнан артып китә. Нигездә, әлеге проблема сугышлар, граждан тәртипсезлекләре барган, «өченче дөнья» илләрендә киң таралган.

    Бу әлеге проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен Халыкара грамоталык көнен булдыруга сәбәп булды. ЮНЕСКО бу көнне 8 сентябрьдә билгеләп үтәргә тәкъдим итте. Без чистайлылардан ни дәрәҗәдә үзегезне грамоталы дип саныйсыз, белемгә нинди факторлар тәэсир итә һәм аның дәрәҗәсен ничек күтәрергә, дип сорадык.
    Аня, мәктәп укучысы:
    - Мин бүген яшьләр грамоталы кешеләр дип саныйм. Безнең мәктәпләрдә педагоглар бик яхшы һәм сыйфатлы укыталар. Хәзер грамотасыз һәм белемсез йөрерлек замана түгел. Яшүсмерләр дә моны аңлый дип уйлыйм, алар күп укыйлар һәм мәктәп программасы кысаларында гына түгел. Еш очракларда замана мәктәп укучылары олылардан грамоталырак язалар.
    Ильвира, яшь әни:
    - Күпчелек очракта кешеләр, бигрәк тә укучылар грамоталы түгел. Олы улым икенче сыйныфта укый, һәрвакыт хаталар белән яза, мәктәптә материалны үзләштерә алмый. Аның белән даими үземә өстәмә шөгыльләнергә, укырга күнектерергә, белем алуга кызыксыну уятырга туры килә.
    Нина, лаеклы ялда:
    - Хәзерге яшьләр безгә караганда күпкә алдынгырак. Безнең Интернетыбыз, шундый киң кырлы телевизион тапшырулар булмады. Әмма әлеге ресурсларны аек акыл белән кулланырга кирәк. Мәсәлән, мин дәресләр карамыйча Интернетка игътибарын озак юнәлтеп утыручы оныгымны һәрвакыт шелтәлим. Белем сыйфатын ничек арттырырга? Җавап бик гади - компьютер яки телефон артында көне буе утыр­маска, ә китаплар укырга кирәк. Китаплар - аңны үстерә, ә коммуникация чаралары - киресенчә.
    Гүзәл, мәктәп укучысы:
    - Әйе, Интернет грамоталыкка, гомумән, белемгә тәэсир итә. Кайвакыт ашыгып яки шаярып сүзләрне бозып, кыскартып, хаталы язалар. Социаль челтәрләрдә хәбәр язганда еш кына компьютердагы яки телефондагы автокорректорга ышаналар. Ә сүзнең ни өчен болай язылуына игътибар бирмиләр. Минемчә, бу булган белемеңнең зәгыйфьлегенә китерә. Ә моны белергә кирәк.
    Ирина, педагог:
    - Минем күзәтүләрем буенча, балалар мәктәпләрдә сыйфатсыз белем ала. Яхшы педагог белән шөгыльләнгәннән соң балага репетитор кирәкме соң? Юк, кирәкми! Алайса ни өчен ата-аналар балалары өчен репетиторлар яллыйлар, өстәмә дәресләр өчен күпме вакыт һәм акча сарыф итәләр?
    Виктор, вакытлыча эшсез:
    - Беркайчан да үз грамоталыгың турында онытырга ярамый, аны һәрвакыт арттырырга кирәк. Грамоталык - үзенә күрә кешенең «йөзе». Җәмгыятькә һәрвакыт грамоталы кешеләр кирәк. Әмма бүген моны барысы да аңлап бетерми: еш очрый торган орфографик хаталы, грамотасыз текстлы мәгълүмати такталар моның ачык мисалы. Боларны язучылар беркайчан да мәктәптә укымаганнар кебек. Балалар, бигрәк БДИ тапшырырга һәм югары уку йортларына укырга керергә әзерләнүче укучылар җитәрлек дәрәҗәдә грамоталы.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: