Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә сез көзге ял көннәрен ничек үткәрәсез?

Елның шушы фасылына шагыйрьләр шигырьләр багышлыйлар. Ә чистайлылар аны нинди итеп күрәләр! Көзге ял көннәрен ничек үткәрәләр? Үзләренең көзге ял көннәрен моңсу дип саныйлармы?

Юлия, ике бала әнисе:
- Безнең өчен көз - ул иң элек мәктәп, ял көннәрендә эш, уку атнасы дәвамында ясарга өлгермәгән биремнәрне башкарырга тырышабыз. Шулай ук ул табигатькә чыгу, урман белән хозурлану, саф һава сулап йөрү вакыты. Бу көннәрдә улымның сыйныфы белән табигатькә чыгарга җыенабыз. Һава торышы әйбәт булыр дип өметләнәбез.
Рөстәм Хөснуллин, «Ракурс» газетасының баш мөхәррире:
- Ял көннәрен мин елның теләсә кайсы вакытында көтеп алам. Теләгән кеше үзенә һәрвакыт шөгыль табачак. Хәзер, мәсәлән, кышка әйберләр ясау вакыты, аларны әзерләүдә мин дә катнашам. Моннан тыш, безнең гаиләдәге биш кешенең өчесе көз көне туган, шулай итеп, безнең өчен ул туган көннәр чоры. Моңсуланырга вакыт юк!
Юрий Захаров, лаеклы ялда:
- Хәзер бакча эшләрен тәмамлыйбыз, тик менә явып торган яңгырлар безгә бу эштә комачаулап торалар. Яңгырлы көннәрдә өйдә утырырга туры килә яки кунакка йөрим, ялгыз кыз туганымның хәлен белергә барам. Ә гомумән, җәй көне кызыграк.
Маша Чернышева, 5нче мәктәпнең 4 А сыйныфы укучысы:
- Ял көннәрендә гөмбәгә барабыз, гаиләм белән яр буена төшәбез. Дус кызларым белән паркка йөрибез, түгәрәктә эшләү өчен көзге яфраклар җыябыз. Көз көне бер дә күңелсез түгел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай чистайлылар көзге ял көннәр