Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Сез китапханәгә юлны беләсезме?

    Шәһәрнең барлык китапханәләрендә дә беренче сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне үтте.

    Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре дә аларны үзләрендә кабул иттеләр. Биредә бер үк көнне 1 нче мәктәп һәм 1 нче гимназиянең беренче сыйныф укучылары булды. Нәкъ менә үзләренең кадерле кунаклары өчен коллектив "Исәнме, китап иле" дигән махсус программа әзерләгән. Чыннан да кичәге балалар бакчасы балалары китапханә буйлап экскурсия ясагач, "Журнал империясе", "Иң яхшы китапларны балаларга" дигән әдәби басмаларга матур күзәтүләр белән танышкач, серле дөньяга чумдылар. "Загадки сказки от кота Потряскина" сәхнәләштерелгән тамашасын барысы да бик җылы кабул итте. Балалар үзләренең әкиятләрне, алардагы персонажларны яхшы белүләрен күрсәттеләр.
    Китап белән тулы стеллажларны күргәч, беренче сыйныф укучылары бик гаҗәпләнделәр, һәр китапны кулларына алып, аның битләрен актарасылары килде. Ничек инде әлеге китаплар патшалыгына яңадан килмәскә?! Минемчә, алар бирегә килерләр, китапханәгә юлны табарлар. Ә бу юл имин булсын өчен ЮХИДИ бүлегенең пропаганда инспекторы Госман Хәкимов җәяүлеләр өчен төп кагыйдәләрне искә төшерде. Аннан соң юл хәрәкәте иминлеге буенча дәрес урамда дәвам итте. 1 нче гимназия укучылары хуҗалар һәм дәүләт автоинспекторы белән берлектә оештырылган "Китапханәгә юл" акциясендә катнаштылар. Аларның машина йөртүчеләргә белешмәләр тарату һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында үз сорауларын бирү мөмкинлекләре булды. Үз чиратында роль артындагы өлкәннәр яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларга юлның машиналар йөри торган өлешеннән чыкканда сак булырга, юлда уйнамас­ка, көтмәгәндә юлга йөгереп чыкмаска дигән теләкләрен белдерделәр. Гомумән, үзара файдалы аралашу булды. Ә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре әлеге балаларны потенциаль укучылары арасында күрергә телиләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: