Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә сез кайда коенырга яратасыз?

Кемдер җәйге челләдә якындагы елгада су керергә ярата, кемдер бары диңгездә генә коена, ә кемдер су процедураларын бөтенләй яратмый. Без чистайлылардан: «Сез кайда коенырга яратасыз?» – дип сорадык.

Сергей Сидоров, машина йөртүче:

– Чулманның салкынча суына чуму өчен эссе һава торышы урнашуын түземсезлек белән көтәм. Гомумән, мин коенырга яратам, ярый әле безнең шәһәр елга буен да урнашкан. Шуңа күрә җәй буе диярлек, һава торышы мөмкинлек биргәндә, эштән соң кичләрне һәм ялларны су буен да уздырабыз. Безнең көймәбез бар, еш кына без аңарда каршы як ярга чыгабыз һәм шунда коенабыз. Шәһәр яр буенда су чиста түгел. Гомумән алганда, шәһәрдә яхшы пляж булуын телим.

Никита, 8нче сыйныф укучысы:

– Мин мебель фабрикасы микрорайонында яшим һәм Чулманда нәкъ менә шунда коенам. Дусларым белән еш кына «бугор»га йөрибез. Гомумән алганда, мин пляжда да коенам, әти-әни белән Солянойга да барам. Әбием белән бабам авылда яши, анда күл бар, шунда да кое нам. Быел инде берничә тапкыр Чулманда коендым.

Гөлгенә Сафиуллина:

– Без бассейн сатып алдык, аны йорт ишегалдында урнаштырдык. Эссе көннәрдә балалар рәхәтләнеп шунда су керәләр. Бу вариантны үз гаиләм өчен иң кулай дип саныйм, чөнки суның чиста булуын беләм, балалар да һәрчак күзәтү астында. Ә шәһәр тирәсендә Чулманда су сыйфаты канәгатьләнерлек булмау сәбәпле, су коенырга җөрьәт итмибез. Кайчагында Чистайдан читкә, башка шәһәр пляжларына барабыз.

Юрий Ильин, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы:

– Мин Чулманда коенырга яратам. Елга буенда яшәп тә бу мөмкинлектән ничек файдаланмаска инде. Миңа җылы җәйге кичләрдә су керү ошый. Көне буе на җылынган суда коену рәхәт. Әмма үз иминлегең турында да онытмаска кирәк. Моның өчен тыелган урыннарда коенырга, билгеле бер күнекмәләр булмаса, ерак арага йөзәргә ярамый, ә балаларга әти-әниләреннән башка сулыкка йөрергә кирәкми. Эссе һавада хәтта суда да баш киеме кию мәҗбүри.

Айгөл Сираева, бухгалтер:

– Без шәһәр пляжы территориясендә сирәк коенабыз. Су сыйфаты шик тудыра, хәер, аны рәсми рәвештә су коену урыны итеп тә атап булмый. Якын булмаса да, җәй көне берничә тапкыр Лаештагы «диңгез»гә барабыз. Менә ул чын пляж! Балаларга да, безгә дә анда ошый. Алексеевск поселогында да булганыбыз бар, анда да яхшы. Ә быел диңгезгә барырга планлаштырабыз.

Алевтина Михайловна, лаеклы ялда:

– Гомерем буе Чулманда: дамбада да, Солянойда да, мебель фабрикасы мик рорайонында да, шәһәр пляжында да коендым. Миңа безнең елгабыз ошый! Ерак барырга да кирәк түгел, чумасың, йөзәсең дә өеңә кайтып китәсең. Матурлык! Быел да, җәй эссе килсә, коена алырмын дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев