Безнең муниципаль районда 31 мең кешегә грипптан прививка ясарга планлаштыралар. Белгечләр фикеренчә, бу иммунитет катламы булдырырга һәм эпидемияне булдырмаска мөмкинлек бирәчәк. Ә сез гриппка каршы прививка ясатасызмы? - дип кызыксындык без чистайлылардан.
Асия Фәтхуллина, лаеклы ялда:
- Әйе, ясатам. Өченче ел прививка ясатам һәм бик канәгатьмен. Суык авыруларын җиңелрәк кичерә башладым, барысы да тиз һәм авырлыкларсыз үтә. Шуңа күрә сәламәтлеге турында кайгыртучыларның барысына да прививка ясатырга киңәш итәм.
Тимур Вәлиуллин, такси хезмәте хезмәткәре:
- Минемчә, табигый иммунитетны бернинди прививка да алыштыра алмый. Шуңа күрә прививка ясатмыйм. Моңа ияләшергә мөмкин һәм бәйлелек барлыкка киләчәк.
Наталья Мелешина, медицина хезмәткәре:
- Вакцинацияләүдә уңай яклар гына күрәм, шуңа күрә бөтен прививкаларны ясатам, шул исәптән грипптан да. Үземә генә түгел, балаларыма да ясатам. Медицина хезмәткәре буларак, прививка иммунитетка авыруны җиңәргә ярдәм итә, ә иң мөһиме авыру менингит, отит һәм башкалар кебек тискәре нәтиҗәләр калдырмый дип, әйтә алам.
Андрей Пирогов, офис хезмәткәре:
- Прививкага уңай карыйм. Прививкадан авыруның бер генә очрагын да белмим. Бездә дә тискәре нәтиҗәләр булганы юк. Прививка организмга ярым исән штаммнарга каршы торучы тәнчекләр эшләп чыгарырга этәргенә бирә. Ә аңа тулысынча исән микроблар эләккәндә иммунитет инде ныгыган һәм бернинди җитди нәтиҗәләр куркынычы янамый.
- Галина Филиппова, Бахта балалар бакчасы мөдире:
- Мин һәм балалар бакчасының бөтен коллективы инде ничә ел рәттән ирекле грипптан прививка ясатабыз. Моны авылыбыз фельдшер-акушерлык пунктында бушлай эшлибез.
Илдар Әфләтунов, студент:
- Мин гриппка каршы прививкага бик ышанып бетмим. Белмим, никтер авыруны кичерү яхшырактыр, дип саныйм. Ә иң яхшысы - иммунитетны ныгытырга кирәк!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев