Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ә сез өегездә янгын хәбәрчеләре урнаштырырга әзерме?

Статистика күрсәткәнчә, күпчелек янгыннар кешеләр йоклаган вакыт­­та килеп чыга. Шуңа күрә еш кына өйдә янгын чыкканын алар бик соң аңлыйлар. Автоном янгын хәбәрчесе янгыннарда кешеләрнең үлемен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып санала. Ул янгын чыгуны иртә стадиядә ачыкларга һәм аның турында вакытында хәбәр итәргә мөмкинлек бирә. Мондый файдалы җайланма мөлкәтне һәм кеше гомерен саклап калырга мөмкин.

Без чистайлылардан: «Сез янгын хәбәрчеләренә ничек карыйсыз, аларны үз йортыгызда урнаштырырга әзерме», – дип кызыксындык.

Гүзәл Хөснуллина, күп балалы әни:

– Безнең фатирда янгын хәбәрчеләрен берничә ел элек республика программасы буенча бушлай урнаштырдылар. Моңа кадәр мондый файдалы приборлар барлыгын белмәгән дә идем. Янгын күзәтчелеге инспекторлары килгәч, алар мондый хәбәр итүче җайланмаларның ни өчен урнаштырырга кирәклеген аңлаттылар һәм аларның ничек эшләвен күрсәттеләр.

Андрей Артемьев, шәхси эшмәкәр:

– Аларны үз йортымда урнаштыру турында күптән уйланам. Һаман кулым гына тими. Яңалыкларда еш кына янгын хәбәрчеләренең кемнең дә булса гомерен саклап калырга ярдәм итүләрен ишетәм, чөнки алар янгынның башлангыч этапларында ук эшли башлыйлар һәм тавышлары белән хәтта нык йоклаган кешеләрне дә уятырга сәләтле.

Илдар Билалов, лаеклы ялда:

– Мондый приборлар турында күптән түгел генә сөйли башладылар. Алар кеше гомерен янгыннан саклап калырга ярдәм итәләр, дип сөйлиләр. Дөресен генә әйткәндә, аларның ничек эшләүләрен аңлап бетермим, әмма статистика аларның нәтиҗәле булуын күрсәтә икән, димәк, алар, чыннан да, ярдәм итәләр. Бәлки, кайчан да булса, мин дә аларны үз өемдә куярмын.

Надежда Викторова, өстәмә белем бирү педагогы:

– Яңа фатирга күченгәч, анда янгын хәбәрчеләре урнаштырылган иде инде. Вакыт узу белән без тарттырылган түшәмнәр ясатырга булдык һәм шул сәбәпле барлык приборларны да алып куйдык. Әмма моңа артык борчылмыйм, чөнки безнең аш бүлмәсендә газоанализатор тора, газ чыккан очракта ул тавыш бирәчәк.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев