Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сез бүгенге көннең серле көченә ышанасызмы?

Айның 13нче көне җомгага туры килгәндә күңелсез вакыйгалар килеп чыгарга мөмкин дигән ырым яши. Кемдер моны уйдырма дип саный, ә кемдер бу датага җитди карый. Кайбер кешеләр хәтта җитди сөйләшүләрдән баш тарталар яки мөһим чараларга бармыйлар. Без сораштырылучылардан: «Бу көннең серле көченә ышанасызмы?» – дип кызыксындык.

Анна Венидиктова, мәдәни чаралар оештыручы:

– Минем өчен җомга, айның 13нче көне һәрвакыт уңышлы уза. Бу көнне минем белән бары яхшы вакыйгалар гына килеп чыга. Я акча, я бүләк бирәләр. Мин бу көнне яратам.

Роман Андреев, бүлек җитәкчесе:

 – Шәхсән үзем бу көн һәм атна комбинациясенә ышанам. Бу айда әлеге дата тулган ай якынлашу төненә туры килә. Бик сак булырга кирәк.

Виктор Яндуков, әйдәп баручы инженер-конструктор:

– Әниемнең 13ендә туган көне. Еш кына ул нәкъ менә җомга көненә туры килә. Шуңа күрә минем өчен бу датаның серлелеге – уйдырма. Шуңа да бу көнне проблемалар булыр дип уйламыйм.

Ирина Кораблева, студент кыз:

– Мин күп кенә хорафатларга ышанам. Аларны эш юктан уйлап тапмаганнар бит. Мин ватык көзгегә карамыйм, түгелгән тоз өстенә шикәр комы салам, кара песиләрне яратмыйм. Җомга көнне, 13е, мондый хәлләргә юлыкмаска тырышырга кирәк.

Рөстәм Мифтахов, үсеш бүлегенең баш белгече:

 – Минем өчен бу гадәти көн. Барысы да кәефең нинди булуга бәйле. Әгәр начар буласына ышансаң, шулай килеп чыга да. Шуңа күрә һәрвакыт яхшы булачагына ышанырга һәм якты уйлар белән яшәргә кирәк.

Марианна Липатова, кол-үзәк операторы:

– Җомга, 13е, минем өчен һәрчак уңышлы көн булды һәм шулай булып кала да. Бу көнгә туры килгән барлык имтиханнарны да мин бишлегә тапшыра идем. Эшкә урнашканда бу көнне әңгәмә дә уңышлы үтте. Мин күңелемә якын эш таптым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев